Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Илдар Гыйльметдинов РФ Дәүләт Думасында бишьеллык турында: безнең тарафтан 600дән артык закон проекты гамәлгә ашырыла башлады

Россия Федерациясе Дәүләт Думасының IV, V, VI, VII чакырылыш депутаты Илдар Гыйльметдинов бүген Яшел Үзән халкы белән чираттагы эшлекле очрашу уздырды. Чарада VI чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Рузилә Тимергалиева да катнашты.

Конференцияләр залына депутатлар белән аралашырга килүчеләрнең күпчелеген яшьләр тәшкил итүе, Яшел Үзәндә үз шәһәренең һәм районының киләчәгенә битараф булмаган буын яши, дигән куанычлы фикер тудыра. Алар белән турыдан-туры аралашуга күчкәнче, Илдар Гыйльметдинов башкарылган эшләр һәм алда торган бурычлар турында сөйләде. Ә алар, саный китсәң, бихисап.

Районыбызда соңгы елларда төзелгән спорт, мәгариф, мәдәният һәм җәмәгать объектлары – яшел үзәнлеләр зур өметләр баглап сайлаган депутат Илдар Ирек улы ярдәме белән булдырылды.

- Очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт. Оялып тормагыз, күңелегездә туган сорауларыгызны бирегез, - диде ул, яшьләргә мөрәҗәгать итеп, - безнең өчен “уңайсыз” сораулар юк. Бик күп эшләр башкарылуга карамастан, районда әле чишеләсе мәсьәләләр бик күп. Без алар өстендә эш алып барабыз. Мин Яшел Үзәнне утыз елга якын беләм, һәрбер кечкенә авылындагы кечкенә проблемалар белән таныш. Бу районны яратам һәм ярдәм итүдән туктамаячакмын.

Ул, шулай ук пенсия яшен ни сәбәпле арттырулары нечкәлекләрен аңлатты һәм бу яшь буынга кызыклы гына түгел, мәгълүмати да булды. Яшел Үзәндә спорт бүлеге җитәкчесе Динар Нигъмәтуллин районда әлегә спортны тәэмин итү өчен бик күп кирәк булуын, Идел аръягына бу юнәлештә игътибарның җитешмәү мәсьәләсен кузгатты һәм Норлатта спорт объекты төзү ихтыяҗы зурлыгын әйтеп, шул эшне башлауда ярдәм сорады.

- Бер минутта башкарыла торган эш түгел, киләсе елга ук төзеп булмаячак. 2022-2023 елларга планлаштыру мөмкин, дип ышандырырга була, - дип җаваплады депутат. – Авылларда спорт кына түгел, мәдәният юнәлешендә дә эшләр күп, мәдәният йортларына төзекләндерү яки яңасын кору таләп ителә. Без боларның барысын да беләбез.

Мәгариф системасын үзгәртү, гадиләштерү, БДИларның киеренкелеген киметү, Россия почтасындагы проблемалар турында (газета-журналларга язылу бәяләре аларның хезмәт күрсәтүенең кыйммәтлеге белән турыдан-туры бәйле), ковидтан вакцинациянең мәҗбүри булырга тиеш түгеллеге темалары да күтәрелде.

Халык белән нәтиҗәле очрашудан соң, депутатлар Яшел Үзән “Ышаныч” (“Доверие”) балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә булды. Анда эшләүчеләрне социаль хезмәткәрләр көне белән котлады һәм балалар белән аралашты. Әлбәттә инде үзәктә булган проблемалар белән дә танышты. Биредә инде ун еллап бассейн эшләми, ремонт таләп ителә, ә ул сәламәтлекләре чикле балаларга бик тә кирәк. Илдар Гыйльметдинов бу мәсьәләне дә беренчел чишеләсе эшләр исемлегенә теркәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев