Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Илдар Гыйльметдинов РФ Дәүләт Думасына сентябрь сайлауларында катнашу өчен документлар тапшырды

27нче бер мандатлы сайлау округы буенча РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат Илдар Гыйльметдинов киләсе сентябрь сайлауларында катнашу өчен документлар бирде.

"Мин бүген Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат буларак теркәү өчен барлык кирәкле документларны алдан тапшырдым. Комиссия 10 көн дәвамында минем тәкъдим ителгән мәгълүматларны өйрәнәчәк, аннары тулысынча теркәлергә мөмкин булачак. Хәзер мин сайлау процессына керә, сайлау фондын ача һәм ышанычлы затлар белән эшли алам. Бу минем өчен сайлау кампаниясенең старты", - диде Гыйльметдинов.

Ул якын арада сайлаучылар белән күп эшләр башкарылачагын ассызыклады. Шул исәптән депутат 27нче сайлау округына кергән барлык 13 районга да барырга планлаштыра.

"Мин - сайлаучылар янына үзем йөрү тарафдары, ә аларны кайдадыр җыярга яки каядыр чакырырга түгел. Әгәр дә алар үзләре барлык антиковид чараларны үтәп, аралашырга теләсәләр, без моңа әзер, шулай ук мин үзем дә килергә әзер», - дип аңлатты Илдар Гыйльметдинов.

Кешеләрнең проблемаларын үзләреннән ишетергә һәм шунда ук ярдәм итәргә кирәк, әгәр дә бу мөмкин булса, проблеманы ниндидер программага кертүне көтмәскә кирәк, дип ышана депутат.

Моннан тыш, ул үзенең бистәләр проблемаларын комплекслы хәл итәчәк программа булдыру инициативасы турында белдерде.

"Бездә зур бистәләр күп, һәм анда мәсьәләләр дә күп. Без моны аерым республика программасы барлыкка килсен һәм федераль ярдәм күрсәтелсен өчен игътибарга алырга телибез", - дип өстәде парламентарий.

Исегезгә төшерәбез, РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар 19 сентябрьдә узачак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев