Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Илдар Гыйлметдинов: «Хәзерге көндә китапханәләр кирәкми, дигән фикер белән килешмим»

Дүрт чакырылыш рәттән Илдар Гыйльметдинов РФ Дәүләт Думасы депутаты һәм Яшел Үзән районы халкына игелекле эшләре, реаль ярдәме буенча таныш аз санлы депутатларның берсе.

– Мин бер мандатлы округ буенча депутат, ягъни турыдан-туры безнең гражданнар тарафыннан сайландым, – ди Илдар Гыйльметдинов. – Мине конкрет кешеләр сайлады, шуңа күрә, аларның проблемаларын хәл итү һәм, гомумән, аларның тормыш дәрәҗәсен яхшырту минем өчен бик мөһим.

 


Авылда туып-үскән кеше буларак, хәзер генә авылга игътибар юнәлтүләре, бик күптән түгел генә мәдәният йортлары, ФАПлар, яшьләр өчен спорт комплекслары, балалар мәйданчыклары, юллар төзү һәм ремонтлау программаларын кабул итә башлаулары Илдар Ирек улының күңелен тырный.

Әгәр дә бу программалар 30 ел элек кабул ителгән булса, бүген авылларның картаюын күзәтмәс идек. Яшьләр дә, балалар да күбрәк булыр иде. Бүген авыл мәктәпләренең беренче сыйныфларына керүче юк бит. Шулай да мин авылның аяк ка басуына өметемне югалтмыйм, Яшел Үзән районының зур торак пунктларында яшәүчеләрнең дә, шулай ук, кечкенә авылларның да тормыш сыйфатын яхшыртуда булыштым һәм ярдәм итәчәкмен.

Без алар турында даими яздык, шулай да Илдар Ирек улы хәл итәргә булышкан мәсьәләләрне тагын бер кат искә төшерик әле: Васильевода 2нче мәктәпнең түбәсе ремонтланды һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов көче белән сәнгать мәктәбен ачарга мөмкинлекләр табылды. Осиновода һәм Василье вода күпфункцияле спорт заллары ачылды. Новониколаевскида яңа балалар бакчасы үз ишек ләрен ачты һәм балаларны кабул итте. Осиновода башлангыч сыйныфлар өчен яңа корпус төзелде, ул башкалабызның иң яхшы мәктәпләреннән һич тә калышмый. Норлатта китапханә авария хәлендә. Илдар Ирек улы сүзләренчә, хәзер Дәүләт советы депутаты Ренат Мистахов белән берлектә уңайлы бинаны тапканнар, анда яшүсмерләр клубы һәм китапханә урнашачак. Бинаның төп өлешен ремонтлаганнар. Киләсе елга алга таба башкарыласы эшләрне программага кертеп, бинаның үзен, шулай ук аның янәшәсендәге территорияне карап төгәлләү бурычы тора.

– Кемдер, бүген китапларны беркем дә укымый, китапханәләр искергән, ә кешеләр интернетта гына утыра, ди. Мин моның белән тамырдан килешмим! Китапханә – китаплар урнашкан бина гына түгел, ул мәктәп укучыларын, өлкән яшьтәге кешеләрне һәм студентларны тарту үзәге. Норлатта бик актив китапханәчеләр һәм укырга яратучы халык яшәвен беләм. Язучылар, артистлар белән бик күп очрашулар, тематик кичәләр үткәрелә. Эшкә мондый бирелгәнлек белән китапханәләр тарту үзәгенә әверелә – бу безнең киләчәк. Ә аларның киләчәге булсын өчен, бүген үк ярдәм итәргә кирәк.

Китапханәләр турында сүз уңаеннан, күптән түгел Илдар Гыйльметдинов Үзәк китапханәләр системасы (ҮКС) китап ханәчеләре белән очрашты, алар ярдәм сораган иде – мәсьәлә кыска вакытта хәл ителде.

Әйе, чыннан да, китапханәгә килгәч, идәннең черегәнен күрдем. Ресурслар таптым, ремонт ясау өчен үз хезмәт хакым белән ярдәм итәргә әзер идем. Китапханәчеләр, шулай ук, уку процессында балаларга кирәкле китаплар белән ярдәм итүләрен сорыйлар. Хәзер бу мәсьәләне үзәк китапханәдә хәл итәбез, аннары ҮКСның башка филиалларына да булышырбыз.

Аллаһка шөкер, хәзер дәүләт авылларга йөз белән борылды. Моңа авылдан чыккан Илдар Ирек улы кебек депутатлар зур өлеш кертте. Алар безнең илнең киләчәге – көчле, үсеш алган авыл хуҗалыгы, сәламәт, табигый туклану һәм интернетта түгел, җирдә үсүче балалар булуын аңлый. Алда безнең депутатның тагын да зуррак планнары бар, аны тормышка ашыруда уңышлар телибез.

Аның әле безнең милли газетабызга да ел саен ярдәме тими калмый. Традиция буенча быел да Илдар Гыйльметдинов икенче яртыеллыкка «Яшел Үзән»ебезне 10 мохтаҗ гаиләгә бүләк итте. Якташыбызның ышанычлы терәген алга таба да тоеп яшәрбез дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев