Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“ИЛҺАМИЯТ”тән рухи азык

2014 елдан Г.Тукай исемендәге Татарстан дәүләт филармониясе каршында, әлеге сәнгать учагы директоры Кадим Назир улы Нуруллин идеясе, Минтимер Шәрип улы Шәймиев һәм президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов матди ярдәме белән “Илһамият” иҗат төркеме эшләп килә

Күп дистә еллар гомерләрен сәнгатькә, донья халыкларына хезмәткә багышлаган сәнгать ветераннарының җаннарына рухи азык, күңелләренә илһам, матди ярдәм йөзеннән булдырылды “Илһамият”. Биш ел инде менә Татарстан авыл, шәһәрләре, Россия төбәкләрендә бу иҗат төркеме тамашачысына чын сәнгать, милли музыка, татарның шигърият киңлекләрен еллар тузаны астында калдырмаска тырышып сәяхәт кыла. Чираттагы сәяхәтебез 2019 елның 9 февралендә Яшел үзән шәһәренең “Родина” мәдәният сараена булачак. “Илһамият” төркеменең төп көчләре кемнәр соң? Биредә татар җыр сәнгате күгендә йолдыз булып яшәгән, мәртәбәле халык күңелен яулаган, тамашачы яраткан артистлар. 9 февраль кичендә сәхнәдә мэтрлар рәтендә булган Лена Бичарина, Фердинанд Сәлахов, Фәрит Хатыйповларны күрерсез. Халкыбызның сирәк ишетелгән моңлы һәм катлаулы җырларын, музыкаль әсәрләрен, эстрада-җиңел яңгырашлы көйләрендә коенырсыз. Мин ветераннар дигән идем. Әммә араларында бүген сәхнәгә үз сүзләре, кабатланмас үз тавышлары белән килгән гаҗәеп талантлы, чагыштырмача ике яшь җырчы да бар.

Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры солисты, Нәҗип Җиһанов исемендәге дәүләт консерваториясы студенты, күп санлы җыр конкурслары лауреаты Ярамир Низаметдинов һәм милли мәдәни үзәк әйдаман җырчысы Сиринә Зәйнетдинова. Яшьләр дисәм дә, бу җырчылар 50-60 ел җырлаган Х.Тимергалиева, Э.Җәләлетдинов, Ф.Сөләймановалар арасында әлбәттә яшьләр. Шулай да Ярамирның, Сиринәнең иҗат йөкләре, иҗат географиясы ихтирамга лаек.

Аерым Ярамир иҗатына тукталасым килә. Егет, бүгенге татар җыр сәнгате сәхнәсендә, беренче номерлы супер тавышлы җырчы диюемә гаҗәпләнмәгез. Чөнки табигый югары мул тавыш, киң диапазон, бәллүр, саф көмештәй тембрлы бу җырчы теләсә нинди катлаулы опера партиясын, халык көйләрен, романсларны, эстрада җырларын бер тигез профессионал югарлыкта, зәвыклы, хисле һәм йөрәктә калырлык итеп тамашачыга җиткерә. Ул сәхнәдә сәнгать әсәре булып басып тора белә. Буй-сын, репертуар тирәнлеге, ихласлыгы, кирәккәндә җиңел хәрәкәтле булуы тамашачыны битараф итә алмый. Дөнъяда бер кем әле җырламаган Р.Ахиярованың “Сөембикә” операсы премьерасында Явыз Иван партиясын, италия дирижерларын, иң атаклы опера театрлары реҗиссерларын гаҗәпләндерерлек итеп башкарган Ярамир Низаметдинов 9 февраль кичендә халкыбызның иң асыл җырларын Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов белән бергәләп тә, ялгызы да халкы хөкеменә тапшырыр.Үзенең өр-яңа җырларын Яшел үзән тамашачысына бүләккә китерер. Бу тавышта борынгы бабаларыбыз авазын, чәчелгән-таралган татарның сагышын тоймый калмассыз. Чөнки Ярамир Курган өлкәсеннән. Россия төбәкләрендә гомер иткән татар авылының рус мәктәбендә белем алган Эчкен татарлары нәселеннән. Ягъни

татарлыкка гашыйк һәм читтән килеп милләтне сакларга тырышкан милли җанлы егет. Бу сүзләрнең хаклыгына сез аның җырларыннан ишетеп ышанырсыз, иманым камил.

Сиринә Зәйнетдинова татар моңы, татар җыры үрнәге. Табигаттә мондый тавышлар сирәк туа. Нәкъ бабамыз Тукай әйкәндәй: “Чын, безнеңчә милли көй”. Аның тавышындагы көй агышы, йомшаклык, бормалар, фикер тирәнлеге, барысы да үз урынында. Сәхнә хәрәкәтләре татар кызларына хас инсафлы-итагәтле вә тыйнак. Аңа сикерергә кирәк түгел сәхнә киңлегендә. Бөтенесен тавышы сөйли, аңлата. Җырчы акыллы, укымышлы булганда сәхнәгә чын сәнгатъ әсәрләре туа. Өлкән буын җырчылардан мирас булып калган бөек әсәрләрне Сиринә һич тә вакламый, “заманчалыйм”-диеп, энҗе-мәрҗәнен коймый, сак җырлый белгән сирәк җырчыларның берсе. Кыскасы, 9 февраль көнне, 18:00 сәгатьтә “Родина” мәдәният сараенда Татарстанның халык артистлары Ф.Сәлахов, Л.Бичарина, Ф.Хатыйпов, әлеге аталган яшь җырчылар белән очрашу сезгә яшәргә көч, илһам, күңелләрегезгә ял бирер. “Илһамиятның” максаты да халкына гомер бирү!

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәйдәр Сафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев