«Илһамият»тән рухи азык
2014 елдан Г.Тукай исемендәге Татарстан дәүләт филармониясе каршында, әлеге сәнгать учагы директоры Кадим Назир улы Нуруллин идеясе, Минтимер Шәрип улы Шәймиев һәм президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов матди ярдәме белән «Илһамият» иҗат төркеме эшләп килә.
Биш ел инде менә Татарстан авыл –шәһәрләре, Россия төбәкләрендә бу иҗат төркеме тамашачысына чын сәнгать, милли музыка, татарның шигърият киңлекләрен еллар тузаны астында калдырмаска тырышып сәяхәт кыла. Чираттагы сәяхәтебез 2019 елның 9 февралендә Яшел үзән шәһәренең «Родина» мәдәният сараена булачак. 9 февраль кичендә сәхнәдә мэтрлар рәтендә булган Лена Бичарина, Фердинанд Сәлахов, Фәрит Хатыйповларны күрерсез. Араларында бүген сәхнәгә үз сүзләре, кабатланмас үз тавышлары белән килгән гаҗәеп талантлы, чагыштырмача ике яшь җырчы да бар.
Алар – Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры солисты, Нәҗип Җиһанов исемендәге дәүләт консерваториясе студенты, күп санлы җыр конкурслары лауреаты Ярамир Низаметдинов һәм милли мәдәни үзәк әйдаман җырчысы Сиринә Зәйнетдинова.
Ярамир. Егет, бүгенге татар җыр сәнгате сәхнәсендә, беренче номерлы супер тавышлы җырчы диюемә гаҗәпләнмәгез. Дөньяда беркем әле җырламаган Р.Ахиярованың «Сөембикә» операсы премьерасында Явыз Иван партиясен, италия дирижерларын, иң атаклы опера театрлары режиссерларын гаҗәпләндерерлек итеп башкарган Ярамир Низаметдинов 9 февраль кичендә халкыбызның иң асыл җырларын Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов белән бергәләп тә, ялгызы да халкы хөкеменә тапшырыр. Ул – татарлыкка гашыйк һәм читтән килеп (Курган өлкәсеннән) милләтне сакларга тырышкан милли җанлы егет. Бу сүзләрнең хаклыгына сез аның җырларыннан ишетеп ышанырсыз, иманым камил.
Сиринә Зәйнетдинова татар моңы, татар җыры үрнәге. Табигаттә мондый тавышлар сирәк туа. Нәкъ Тукай әйкәндәй: «Чын безнеңчә, милли көй». Аңа сикерергә кирәк түгел сәхнә киңлегендә. Бөтенесен тавышы сөйли, аңлата. Кыскасы,
9 февраль көнне, 18:00 сәгатьтә «Родина» мәдәният сараенда Татарстанның халык артистлары Ф.Сәлахов, Л.Бичарина, Ф.Хатыйпов, әлеге аталган яшь җырчылар белән очрашу сезгә яшәргә көч, илһам, күңелләрегезгә ял бирер. «Илһамиятнең» максаты да – халкына гомер бирү!
Хәйдәр Сафин,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев