Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ИЛҺАМ БИРГӘН ҖИРЕМ...

Туган җир, туган ил, туган авыл, туган йорт һәр кеше өчен изге, кадерле.

Кеше ничә яшендә булса да, кайда гына торса да, туган ягын, авылын күңел түрендә саклый, сагына. Туган ягымнан чыгып киткәнгә 40 ел, язмыш җилләре мине чит илгә алып киткәнгә 25 ел вакыт узса да, авылымны беркайчан да онытмадым...

Күптән түгел генә миңа «Илһам биргән җирем» исемле китап килде, авылдашым Фәния Фәйзуллина бүләк итеп җибәргән. Китапның беренче битенә «Ерактагы якташым Роза апага якын итеп, хөрмәт белән туган як истәлеге Фәниядән. 2 сентябрь, 2020» дип язылган иде. Китапны кулыма алгач бала кебек сөендем, тиз генә карап чыктым. Ул мине балачагыма, 40 елдан соң мәктәп елларына алып кайтты. Китап белән бергә әкрен генә авыл урамнарында йөрдем, балачак дусларым белән яланаяк дамба буйлап йөгердем. Урамда очраган танышларны күреп исәнләштем. Китап битләрендә тирә-күршеләрне күреп сөендем, укытучыларыбыз белән сөйләштем...

624 битле бу саллы китапның тууы турында кереш сүздә: «Әлеге «Илһам биргән җирем» җыентыгы буш урында гына тумады. Район, республикада чыгып килүче газета-журналларда Мулла Иле авылы халкы турында еш басылып килә. Менә инде ничәмә-ничә еллар дәвамында газета битләрендә мәкалә, әңгәмә, хикәя, шигырь төр ләрендә журналист язмаларының саны бик күп күләмдә җыелды. Шул материалларны бергә тупларга, китап итеп чыгарырга күптән теләк туган иде.

Быел насыйп булды, ә бит аның сәбәбе дә зурдан – 2020 елда Мулла Иле авылына нигез салынуга 780 ел була. «Илһам биргән җирем» китабы авыл халкына шул уңайдан зур бүләк булыр дип уйлыйбыз», диелгән.
Китап авылдашларыбызның тырышлыгы белән басылган. Авылыбыз егете Рәвхәт Хәмидуллинның матди ярдәме белән чыккан бу китапның төзүчеләре Роза

Хәмидуллина (Гыйззәтуллина), Гөлинә Габделхәева (Канакова), ки тап ның җаваплы мөхәррире исә Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәре Фәния Фәйзуллина (Гыйззәтуллина).

Китап – «Чал тарихлы Мулла Илем», «Тормышымның чишмә башы», «Җылы учак, милли учагым», «Сурәтләрдә тарих чагылышы» исемле 4 бүлектән гыйбарәт. Анда данлы авылыбызның чал тарихы, халкының язмышы, тырыш хезмәте турында бик күп язмалар урын алган. Илдә булган аяныч вакыйгалар безнең авылны да читләтеп узмаган. Бөек Ватан сугышы, Әфган, Чечнә сугышы, Чернобыль афәте... Китапта һәр чорның каһарманнарына, шәхитләренә урын бирелгән. Сталин репрессиясе чорында хаксызга рәнҗетелгән гаиләләрнең чиккән михнәтләрен тыныч кына укып булмый.

Китапның беренче бүлегендә авыл дашларыбызның күпьеллык тырыш хезмәтләре турындагы язмаларга урын бирелгән. Алар арасында Рүзилә Газимҗанованың «Авылы барның кавеме бар» дигән язмасы атаклы механизатор Рәшит Закиров турында. Рәшит абый белән хатыны Зөлхия апаны балачагымнан бирле беләм, алар безнең күршеләр. Кызлары Резедә белән бер класста укыдык, балачакта башланган дуслыгыбыз бүген дә дәвам итә. Рәшит абый белән Зөлхия апа гомер буе колхозда эшләп, 3 бала тәрбияләп үстерделәр. Гадилекләре белән ке ше ләрне сокландырып яшәүләре безне ң өчен һәрвакыт үрнәк булды.

Һәр кешенең тормышында мәктәп еллары аерым бер урынны алып тора. Яраткан укытучылар, яраткан дәресләр, класс ташлар – гомер буе онытылмый. Китап битләрендә укытучыларыбызны күргәч, мәктәп еллары искә төште. Без укыган вакытта Равил Сәйфетдинов мәктәп директоры, шул ук вакытта татар теле, әдәбият дәресе укытучыбыз иде. Таләпчән укытучы, җитди бер директор булып исемдә калган. Аның шагыйрь һәм язучы булганын белми идем мәктәптә укыган вакытта. Равил абыйның әсәрләре минем өчен яңа бер ачыш булды. Шигырьләрендәге хисләр туфаныннан аны бик таный алмаганлыгымны аңладым.

Мәктәптә иң яраткан укытучым Рә шидә апа Идрисова иде. Рәшидә апа безгә математика фәненең нигезләрен өйрәтеп кенә калмады, тормышта кыю булырга кирәклегенә дә төшендерде. Рәшидә апаның «математиканың теле юк аның, техникум һәм югары уку йортларына керү сынауларында аптырап тормагыз, формуланы язып, мәсьәлә, мисалны чишеп күрсәтегез», - дигәнен бүген дә хәтерлим. Минем «юл күрсәтүчем» Рәшидә апа турында язылган «Улларымны туйганчы күрми дә калдым» дигән язманы укыганда ирексездән күзләремнән мөлдерәп яшь акты.

Билгеле булганча, Мулла Иле авылына моннан 780 ел элек Болгардан күчеп килгән Муллагол исемле кеше нигез салган. Бу бәрәкәтле туфрак лардан кемнәр генә чыкмаган. Татар иҗтимагый хәрәкәтенең күренекле вәкилләре Вәисовлар Мулла Иле авылында туып үскәннәр. Ирек Сафин «Мулла Иле – газиз почмагым» исемле хат-поэмасында Вәисовлар турында болай дип язган:

Тарих сукмагына эзләр салган
Бунтарь Вәисовның нәселе,
Милләт өчен, ятим татар өчен
Көрәш булган аның кәсебе.

XX гасыр урталарында гыйлем дөньясына беренче адымнарын атлаган остазыбыз, атаклы галим – филология фәннәре докторы, РФ гуманитар фәннәр академиясе академигы Гомәр Саттаров авылыбызның горурлыгы. Гомәр Саттаровсыз Мулла Иле авылы турында бу китап ким һәм төссез булыр иде. Чөнки ул авылда, районда, республикада гына түгел, чит илләрдә дә танылган галим. Юкка гына аны «Төрки-татар ономастикасының атасы» димиләр. Бөтен гомерен исемнәргә багышлаган бу олы галимне авылдашларыбыз бик ярата, хөрмәт итә. Моның тәэсирен соңгы 50 елда 50 кешенең татар филологиясе факультетын сайлауларыннан да аңлап була. Казан Дәүләт Университетының татар филологиясе факультетын бетергәннәр арасында педагог-шагыйрә Фирдәүсә Кәримова-

Сафина, журналист-шагыйрә Дания Фәйзуллина, журналист-шагыйрә Рүзилә Газимҗанова-Гыйльметдинова, шагыйрә Рамилә Майорова-Гайнетдинова, фәнни хезмәткәр Фәния Фәйзуллина, мәктәп директоры Рөстәм Сәйфетдинов, укытучы Рәвилә Сәйфетдинова, Мулла Иле авыл җирлеге башлыгы Илдар Сәлахиев, Мулла Иле авылы мәктәбе директоры Фәнис Кәбировлар бар. Мәктәп директорыбыз Равил абый да, математика укытучыбыз Рәшидә апа да, остазыбыз Гомәр абый да якты дөнья белән бәхилләште, тик алар турындагы истәлек язмалар китапта мәңге сак ланыр.

Данлыклы авылыбыз талантларга бик бай икән. Авылдашларыбыз арасында зур уңышлар яулаган төрле һөнәр ияләре: галим, артист, музыкант, аш остасы, шагыйрь, язучы, журналист, укытучы, табиб, рәссам, мәдәният хезмәткәре һ.б. бар. Китапның һәр битен зур дулкынлану белән йотлы гып укыдым. Танышларны күреп куандым, танымаган авылдышларны китап аша тану бәхетенә ирештем. Авылыбыз турында кайбер вакыйгаларны белмәгәнлегемне ачыкладым. Китаптагы фотосурәтләр кайсыбер онытылган яки онытыла башлаган чакларны яңадан искә төшерде. Авылыбызда яшь буын язучыларның, шагыйрьләрнең, журналистларның булуы сөендерде һәм алмаш килүе өметләндерде. Күңелдә, киләчәктә бу яшьләр башланган эшне дәвам итәр, дигән ышаныч туды.

Авылдашларыбызның сөенеч-көенеч, кайгы-хәсрәтләре, табышлары- галтулары барысы да бар бу китапта. Бихисап материалны барлап, туплап китап чыгару җиңел эш түгел, әлбәттә. Эзләнү-сабырлык, тырышлык, җаваплылык таләп иткән бер эш. Авылдашларыбыз кыенлыкларны ашып тирән мәгънәле, саллы китапны чыгару уңышына ирешкән. Рәхмәт аларга! Киләчәктә яңадан-яңа китаплар чыгуын теләп калам. Илһам чишмәгез саекмасын! Мулла Иле – һәрвакыт тормышыбызга, иҗатыбызга илһам биреп торсын! Тарихта эзебез бар, әйтәсе сүзебез әле бетмәде...

Туган авылым, газиз ата-анам,
Тамырларым – әби-бабайлар,
Туган авылым – садә балачагым,
Ил чәчәге – кызлар, малайлар.
Гомәр САТТАРОВ

Роза Корбан.
Әнкара-ТӨРКИЯ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев