Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ил башлары үз ана телләрен зурлый, икенчеләрен куллана

Туган тел – ана теле турында сөйләшүләр һәр урында әледән-әле кабатлана.

Халык арасында да, матбугатта да, телевизор-радио тапшыруларында да. Шунысы күңелне юандыра, хәзер ачыктан-ачык каршы чыгучылар, нигә кирәге бар, диючеләр азайды. Кычкырып кына әйтмиләрме, әллә инде бераз татарча белмәүче татарлар да каннары татарныкы икәнен тоя башладымы? Чит җирдәге татарларда – татарлык бик күпкә көчлерәк.
Үз җиребездә үз туган телебезне бәяли белмибезме, теләмибезме – аңларлык түгел. башкортстанның 100 еллыгына багышланган бәйрәмдә президентыбыз Рөстәм Миңнехановның чыгышы яңа ачыш булды. Ул башкортларны татар телебездә котлады. Тугандаш, ут күрше халкыбыз татар телен белүен белә ул. Кунакларның берсе – удмурт җитәкчесе булды бугай, сөйләгәнен аңламадык, дигәч, Рөстәм Миңнеханов: «Сез татарча аз булса да аңларга тиешсез, чөнки без – татарлар Россиядә халык саны буенча икенче урындагы милләт», – диде. Бу җөмләдә  милләте өчен никадәр горурлык яңгырады! Берәү дә каршы чыкмады. Аның шундый зур тантанада татар телендә котлавы, милләттәшләребезгә үз телендә сөйләшергә кирәклеге дә, оялмаска, тартынмаска кирәклеге дә ачык та, үрнәк тә иде.
Казанга килгәч Владимир Путинның да татарча: «Кадерле иптәшләр!» – дигәне онытылмый. Милләтне хөрмәт иткәнгә хөрмәтлибез бит үзләрен дә.
Мин Башкортстан телевидениесен еш карыйм. Аңлашылмаган җөмләләр бик аз. Яңа башлыклары шәһәр-районнарында халык белән очрашып йөргәндә руслар белән – русча, башкортлар белән – башкортча, татарлар белән саф татарча сөйләшә. Берсенә дә, башкортча җавап бир, аңламыйм, дими.
Ил башлары һәр халыкны хөрмәтли, телен, гореф-гадәтләрен зурлый. Берсе дә, телеңнән, динеңнән ваз кич, дими. Кимсетмиләр дә, дөрес сөйләмәгәннән көлмиләр дә. 
Телләр белү – илләр гизү. Күп тел белү – зур байлык, зур бәхет.  Күбебез шул бәхеттән мәхрүм булдык, мөмкинчелек булмады, шартлар булмады. Бүген барысы бар яшьләр өчен, теләкләре генә булсын. Гап-гади, кечкенә генә татар авылының балалар бакчасында тәрбия­ләнүче татар балалары (3-5 яшьлекләр) русча аңлый, җавап бирә, саный. Ә ана телен белү – мәҗбүри булсын, чөнки ул күкрәк сөтен имезгән, сиңа гомер биргән Анаң теле. Ананы яратсаң, телен дә ярат, хөрмәтлә. Күрше халыклар телебезне яраталар, өйрәнәләр, зурлыйлар. ТНВ каналында Кукмара марилары татарча «Башваткыч»та катнашты. Ана телен өйрәтү – ата-ананың төп бурычы. Еллар узгач, балагыз сезгә «нигә өйрәтмәдегез», диярлек булмасын.

Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы

Илсөя Завилейская фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев