Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Икътисад министрлыгы Татарстан үзмәшгульләрен ташламалы микрозаймнар белән тәэмин итәчәк.

1 декабрьдән башлап, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан «Һөнәри керемгә салым» түләүчеләренә ярдәм итү өчен эшләнгән «Үзмәшгульләр» микрофинанс продуктына гаризалар кабул итә башлый.

Ике ел эчендә Татарстанда үзмәшгульләр саны 100 меңгә якын кешегә җитте. Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Татарстан үзмәшгуль гражданнар өчен махсус салым системасын кертү буенча илнең дүрт пилот субъектының берсе булды. Режим тәэсирендә республика халкы үзе өчен минималь чыгымнар белән эшкуарлык эшчәнлеген легальләштерә алды.

Продукт шартлары нигезендә, микрозаймны индивидуаль эшкуарлар булмаган һәм "Профессиональ керемгә салым" махсус салым режимын кулланучы физик затлар алырга мөмкин. Шул ук вакытта заемчы үзмәшгуль статусында кимендә 6 ай теркәлгән булырга һәм бизнесын Татарстан территориясендә алып барырга, кредит алу вакытына яше 65тән артмаска тиеш.

Программа таләпләрен канәгатьләндерүче гражданнар өчен 3 айдан 24 айга кадәр вакытка еллык 6% белән 500 мең сумга кадәр, заемчылар тарафыннан нигезләнгән эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен кирәкле булган теләсә нинди чыгымнарга, алардан алынган керемнән салым "профессиональ керемгә салым" буенча түләнгәндә бирелә. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Гарантия фонды микрозайм суммасының 50%ына кадәр күләмендә поручительлек бирә.

Микрозаймга гаризаларны 1 декабрьдән ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы "Эшкуарлыкка ярдәм фонды" кабул итә. Гаризаны, шулай ук, "Бизнес өчен күп функцияле үзәк" яки республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә, диярлек, тәкъдим ителгән эшмәкәрлекне яклау фондының төбәк вәкилләре аша да бирергә мөмкин. Төбәк вәкилләренең контакт мәгълүматларын https://fpprt.ru/ «Мой бизнес» үзәге бүлегендә табарга була.

Бу һәм республикада гамәлдә булган башка бизнес ярдәме чаралары буенча консультацияне 8 (843) 524-90-90 телефоны буенча алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев