Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Икеләтә бәйрәм

Узган ялда дөньядагы иң кадерле кешеләребез хөрмәтенә 1998 елдан бирле билгеләп үтүче Аналар көнен уздырдык. Күпләр кадерлеләренә күңел түрендә йөрткән җылы сүзләрен җиткерде, матур бүләкләрен, чәчәк бәйләмнәрен тапшырды. Ә әниләр өчен барыннан да бигрәк баласының игътибары мөһим.

Яшел Үзән муниципаль районның ЗАГС бүлегендә дә дулкынландыргыч бәйрәм тантанасы узды. Инде кабат дөньяга  бала табу бәхетен кичергән, шушы көннәрдә әлеге шатлыктан балкып яшәгән гаиләләр өчен тагын бер сөенечле вакыйга булды. 10 гаиләгә дәүләт ярдәме – ана (гаилә) капиталының сертификаты тапшырылды. Истәлекле көн белән Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Алексей Сабурский, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Мәрьям Яковлева котлап, һәрберсенә исәнлек, балалар бәхете, тыныч тормыш теләде.
Котлаулардан тыш гаиләләргә ана капиталын нинди максатларда тотарга мөмкин булуы турында да сөйләделәр. Статистика буенча күпләр бу сумманы торак шартларын яхшырту өчен куллана. Һәм аның күләме 2017 елда 453 026 сум. Ана капиталын шулай ук баланың укуы, ананың пенсиясенең туп­ланма өлешенә, яисә инвалид балаларның социаль җайлашуы өчен тотарга була. Тантаналы бәйрәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

Соңгы сәгатьтә!
Бу атнада ана капиталы озынайтылу турында да хәбәр килеп иреште. Россия Президенты Владимир Путин ана капиталы программасын 2021 елның 31 декабренә кадәр озынайтырга тәкъдим итте. Программа 2018 ел ахырында төгәлләнергә тиеш иде. Шулай ук аны куллануда өстәмә мөмкинлекләр кертергә исәплиләр. Акчага аеруча мохтаҗлык кичергән гаиләләр аны айлык түләүләр төрендә ала алачак, дип аңлаткан Россия Президенты.

Беренче балага яңа төр пособие
Ай саен түләнә торган пособие балаларның яшәү минимумыннан чыгып исәпләнә. Ул исә елның икенче кварталына төбәкара дәрәҗәдә билгеләнгән. Әлеге яңа төр пособиене 2018 елдан кертергә кирәк дип Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим итте. Сүз яшь гаиләдә беренче туган,  сабыйга яшь ярым тулганчы ай саен бирелә торган түләүләр турында бара. Президент сүзләренә караганда, әлеге инициатива илдә балалар туу санын арттыруга ярдәм итү йөзеннән килеп чык­кан. Һәм ай саен түләнә торган пособие суммасы, елның икенче кварталына төбәкара дәрәҗәдә билгеләнгән, балалар ның яшәү минимумыннан чыгып исәпләнә. «Ул уртача 2018 елда төбәккә карап 10523 сум тәшкил итәчәк, 2019 елда – 10836 сум, 2020 елда – 11143 сум. Шул ук вакытта түләүләр адреслы булачак, ягъни гаилә кереме исәпкә алына», – дип аңлата Путин.
Ил башлыгы әлеге пособиегә җан башына уртача керем эшкә ярак­лы халыкның яшәү минимумыннан бер ярым тапкырга зуррак булмаган гаиләләр өмет итә ала, дип тә өстәде.


Фото: ЗАГС сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЗАГС Зеленодолҗского района