Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Икегә аерылган

Соңгы елларда Яшел Үзән муниципаль районы авылларында, халыкның үзе яшәгән тирәлеген җанландыру теләгеннән һәм яшь буыннарга үрнәк булырлык, берсеннән-берсе матур чаралар узып кына тора.

Авылның матурлыгы, төзеклеге дә елдан-ел арта бара. Бу җанга ятышлы гамәлләрне авылда туып үскән, бүгенге көндә дә туган туфрагын сагынып, авылдашларының хәлләрен белешеп кенә түгел, ә бүгенге авылның авыр сулышын җиңеләйтү юлларын, читтә яшәсәләр дә эзлиләр, табалар һәм якыннан ярдәм оештырып торалар. Шулай ук авылда төпләнеп, шәһәр тормышыннан да матуррак яшәү шартларын булдырып, авылның үзенә генә хас психологик үзенчәлекләрен, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен дә саклаган хәлдә тормышны алып барырга омтылучы энтузиаст-активистлар да күренгәли башлады. Кече Шырдан, Татар Исак, Ислам, Бакырчы, Карагуҗа, Танай Турай, Карашәм, Бәчек һ.б. авыллардан үсеп чыккан, яшәгән күренекле шәхесләребезне олылау, хөрмәтләү йөзеннән “Яшел Үзән – гәүһәрләре” исеме астында аерым маршрутлар буенча мәдәният көннәре бара. Бу бәйрәмнәр Татарстанның 100 еллыгын лаеклы каршы алу максатыннан 2020 елга кадәр дәвам ителсә, ә Г.Тукайның тууына 135 ел тулган зур юбилеен да истә тотып оештырыла. Шул уңайдан -Яшел Үзән милли-мәдәни үзәгенә мөрәҗәгать итүчеләр дә арта бара. 2012 елдан авылларыбызны саклап калу буенча “Авылымның алсу таңнары”, “Капка төбе”, “Авылым тәрәзәләре”, “Бәчек – Кушлавыч дуслык күпере” һ.б. тема астында мәдәният, мәгариф хезмәткәрләренә  җиткерелгән чаралар программасы уңышлы булды. Бүгенге көндә дә, авыллар темасына кагылышлы аерым эчтәлеккә ия булган, чаралар оештыру теләге белән,  кызыусынучыларыбыз артуын искә алып: “Тәрәзә төбем – гөлләр иле”, “Ишек алдым – иман нурым”, “Капка төбем – нәсел җебем”, “Кабер ташы – гасыр башы”, “Җиде буын – исән куен” һ.б. темаларын тәкъдим иттек. Мондый төптән уйланган һәм фәнни нигезгә корылган матур масса күләмендәге чаралар өлкәннәрне олылау, хөрмәтләү булса, ә яшь буыннарга тәрбия чыганагы буларак, халыкны берләштерә, күңелсез авыл гайбәтеннән дә саклый. Нәкъ шундый матур башлангычны, Ислам авылында Мансур Гыймранов зур бәйрәм оештырып, авылга яңача яшәү рәвешен күрсәтте һәм бүгенге көндә авылда мәчет эшли, ясалма күл тирәсендә саф һава, авылда салынган асфальт юллар кемнәрне генә шатландырмый икән! Мансур Гыймранов авыл тарихының тирәнлеген өйрәнеп кенә калмый, ә авыл халкы алдында аның узган чал тарихы балаларга үрнәк булып сакланырга тиешлеген дә аңлатырга тырыша. Әммә һәр матур теләкләрнең алдында да, артында да хөсет-көнчеләрнең каршылыгы көтеп торганын да исеннән чыгармаганнар гына зур нәтиҗәләргә ирешә ала. Соңгы күрешеп сөйләшкән вакытта, авыл энтузиастының кәефен төшерүчеләрне сөйләгәндә, чыннан да, көчле рухыңны җимереп ташлау өчен бер наданның сүзе нигәдер өстен чыккан заманда яшәү, кызганычрак булып тоелды. Нәрсәдән шикләнәләр соң ул – хөсет-көнчеләр?-дигән сорауны куеп тәмамласам, авыл темасы онытылган кебек тоелмасын тагын. Авыл икегә аерылган: аларны элекке кебек “бердәм авыл” ясау авыррак, әмма мөмкин, авыр хезмәт. Күп укырга, күп белергә, фәнгә, үз акылыңа таянып авылларны саклау - барыбыз өчен дә изге бурыч саналсын иде.

Яшел Үзән муниципаль районы милли-мәдәни үзәге җитәкчесе

Клара Мәрдан кызы Филиппова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әле ярый урыслашкан шәһәребездә милләтпәрвәр Клара ханым бар, афәрин!