Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ике яшел үзәнле - Татарстанның иң яхшы комбайнчылары исемлегендә

Июль аенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы тарафыннан «иң яхшы комбайнчы-2019» республика конкурсы игълан ителде.

Ел саен әлеге чара комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү һәм популярлаштыру, уңышны тиз һәм сыйфатлы җыеп алу, шулай ук Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасы паркын нәтиҗәле файдалану максатларында үткәрелә.
Бәйгедә барлыгы 1464 АПК хезмәткәре катнашты.
Быел аграр министрлыкның конкурс комиссиясе республика һәм район дәрәҗәсендә иң күп ашлык суктыру һәм республикада иң зур чабу мәйданы күрсәткечләре буенча 500 җиңүчене билгеләде. 
Җиңүчеләр арасында Яшел Үзән районының ике комбайнчысы, «ВЗП Заволжья» хезмәткәрләре Рәмис Гыйләҗев һәм Семенов Валентин та бар иде. Алдынгыларга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан акчалата премия тапшырылачак.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Матбугат хезмәте материаллары буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев