Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ике меңнән артык татарстанлы Covid-19 дан соң тернәкләндерү узды

Республикада 52 дәвалау учреждениесе коронавирус белән авырганнан соң сәламәтлекне торгызырга ярдәм итә.

Татарстанда якынча 2,2 мең пациент Covid-19 инфекциясеннән соң реабилитация узды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча штаттан тыш белгеч һәм КГМА тернәкләндерү һәм спорт медицинасы кафедрасы мөдире Резеда Бодрова хәбәр итте.

«1 октябрьгә без Татарстан Республикасының 52 дәвалау профилактикасы учреждениесеннән мәгълүмат алдык. Анда 2,2 мең пациент тернәкләндерү узган: якынча 900 кеше медицина реабилитациясенең профильле бүлекләрендә, мультидисциплинар команда кулы астында һәм меңнән артыгы - яшәү урынына якын кешеләр базасында дәвалану алган", - дип билгеләде спикер.

Бодрова шулай ук, коронавирус китереп чыгарган үпкә ялкынсынуының нәтиҗәләрен җиңәргә татарстанлыларга Петровскидагы "Нехама" шифаханәсендә ярдәм итүләре турында сөйләде. Дәүләт гарантияләре планы буенча 100 урын бирелгән, 30 кеше инде шифаханәдә тернәкләнгән.

Тернәкләндерүнең мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча узуы мөһим, дип өстәде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча штаттан тыш белгеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев