Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ике мең күркә коткарылды

«Зур Ключи» ирекле янгын сүндерүчеләрнең вакытлы ярдәме нәтиҗәсендә, зур янгынга юл куелмады һәм ике мең күркә коткарылды.

«Залесный» Агрофирмасы» ҖЧҖнең 14нче кош чылык бинасындагы янгын турында авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәткәрләре үзләре хәбәр итә. Шаһитлар сүзләренә караганда, ферманың түбәсе янып киткән. Беренче булып бирегә «Зур Ключи» ирекле янгын сүндерүчеләре килә. Агрофирма хезмәткәрләре белән бергә Сергей Алексеев һәм Рәдиф Шакиров янгынны берничә минут эчендә Яшел Үзән гарнизоны бүлекчәләренең төп көчләре килгәнче сүндереп тә куя. Нәтиҗәдә, бинаның түбәсе генә уттан зыян күрә. Янгынның гомуми мәйданы нибары бер квадрат метр тәшкил итә.
«Зур Ключи» ирекле янгын сүндерүчеләре авыл җирлеге территориясендә генә түгел, якын-тирә авылларда да янгыннарны сүндерүдә даими катнаша. Агрофирмада булган хәл – Зур Ключи авылыннан килгән ирекле ярдәмчеләрнең оператив хәл итүләренең бердәнбер очрагы түгел. Соңгы айларда алар янгыннарга берничә тапкыр чыкты, еш кына янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының төп көчләре килгәнче зур булмаганнарын булдырмый калды. Хәзер, «Зур Ключи» янгын сүндерү автомобиленең ике шоферыннан тыш, дружинник булып тагын 14 авыл кешесе язылган. Бу авыл халкының үз теләге белән ирекле янгын сүндерү идеясен хуплавының тагын бер күрсәткече.
Резидә Йосыпова, 
8 нче ФПС отрядының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев