Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ике корабка нигез салынды

Судноларга «Леонид Бекренев» һәм «Борис Бобков» исемнәре бирелде.

Горький исемендәге Зеленодольск заводында дөнья океанының яр буе сай урынын (шельф) тикшерү өчен 03182р проекты буенча төзелүче ике кораб корпусларына нигез салу тантанасы булды.

Мөһим чара Россия Федерациясе Хәрби-Диңгез Флоты өчен корабларга массакүләм нигез салу кысаларында, башка өч судно төзү предприятиесе белән видеоконференция режимында, Россиянең Хәрби-Диңгез Флоты баш командующие Николай Евменов катнашында узды.
Горький заводындагы тантаналы чарада Хәрби-Диңгез Флоты баш командующие урынбасары Игорь Мөхәммәтшин, ТР премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев, «Ак Барс» Холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров һәм башкалар катнашты.
03182р проекты белән төзеләчәк фәнни-тикшеренү корабльләре дөнья океанының яр буе сай урынын тикшерү өчен кулланылачак.
Соңгы 11 елда хәрби-техник хезмәт тәшлек кысаларында Зеленодольск заводы 21 берәмлек хәрби кораб һәм Хәрби-Диңгез Флоты өчен катерлар, 2 берәмлек чик буе хезмәте һәм 4 кораб тапшырды.
Район, республика һәм илебез өчен мөһим булган вакыйганың узуы милли бәйрәмебез Сабан туе көненә туры килде. Корабларга нигез салынганнан соң, барлык кунаклар Мирный бистәсендәге «Каенлык» паркына юл тотты. Милли бәйрәмнән тулы язма һәм фотолар белән газетабызның киләсе санында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев