Ике бүре
Яшәеш

Ике бүре

Бик күптән бер карт оныгына тормыш хакыйкатен ачкан.

– Һәр кешедә көрәш бара, бик тә ике бүре сугышуына охшаш көрәш. Бер бүре явызлык – көнчелек, үкенеч, үзеңне генә ярату, хөсетлек, ялган... Икенче бүре – тынычлык, мәхәббәт, өмет, дөреслек, миһербанлык, тугрылык...
Онык, бабасының сүзләрен йөрәгенә кабул итеп, берничә мизгел уйланып утырган да:
– Ә ахырда кайсы бүре җиңә? – дип сорап куйган.
Карт, елмая төшеп:
–Кайсы бүрене ашатасың, һәрвакытта да шунысы җиңә, – дип җавап биргән.
Кайсы мөһимрәк: сораумы әллә җавапмы?
Остаз шәкертеннән:
–Кеше тормы шында иң куркыныч фаҗига нәрсәдә? – дип сораган.
–Бәлки, кешенең үз сорауларына җавап таба алмавындадыр? – дигән укучы.
– Юк, – дип җавап биргән остаз, – фаҗига кешенең җавап эзләргә кирәкле сораулар таба белмәвендә.


Нет комментариев