Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ике баласы белән югалган ир хатынына язу калдырган

Октябрьдә үк югалган ата һәм аның ике улы әле дә табылмаган.

Уфада яшәүче хатын-кыз үзенең фатирында ике улы белән бергә югалган ире язып калдырган кәгазь кисәге тапкан. Анда язылганча, хатын "үзе ничек тели, шулай яши ала“. Ә ир исә, үзенең әлеге хәбәрендә, еракка һәм озакка китәргә җыенуын әйтә. 
Бу хат кәгазьләр арасыннан килеп чыга, ә язу буенча үткәрелгән экспертиза хатның аның тарафыннан язуын раслый. 
26 октябрьдә 34 яшьлек хатын хокук саклау органнарына сигез һәм биш яшьлек ике баласы белән 37 яшьлек ирнең югалуы турында хәбәр итә. Тикшерү комитеты үтерү факты турында җинаять эше кузгата һәм югалган кешеләрне эзләү башлана. 
Шәһәр районнарының берсендә балаларын утыртып алып киткән гаилә башлыгының автомобиле табыла. Хәзерге вакытка кадәр югалган кешеләрнең язмышы билгесез. Эзләү эшләре дәвам итә.
Ир һәм хатын арасында талаш чыкты икән, һичшиксез, сабыйлар бу тарткалашу эчендә калырга тиеш түгел. Иң беренче чиратта, бернинди гөнаһы булмаган балалар интегә бит. Менә шуны аңласын иде ата кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев