Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ике ай укып та диплом алып була

2021 елның 19 апрелендә дәүләт мәшгульлек хезмәтенә 30 ел тула.

Әлеге хезмәт, барлыкка килгәннән бирле, дәүләт дәрәҗәсендә халыкның мәшгульлеген тәэмин итү, гражданнарның төрле категориясен эшкә урнаштыруда ярдәм итү кебек әһәмиятле бурыч үти.

Бүген инде аның 30 еллык тарихына карап, мәшгульлек хезмәтенең халык арасында популяр булуын һәм нәтиҗәле хезмәт күрсәтелүен расларга була.
Шушы еллар эчендә бу дәүләт хезмәте эш эзләү һәм һөнәри яктан үзен таба алмау кебек проблемалар белән очрашкан халыкка, бала карау буенча декрет ялында булган аналарга, пенсия алды яшендәге гражданнарга җәмгыятьтә үзләрен табарга, хәтта, кайвакыт һөнәрләрен алмаштырырга һәм яңа белгечлекләр үзләштерергә ярдәм күрсәткән һәм моны уңышлы дәвам итә.

Әлеге хезмәтнең 30 еллыгы уңаеннан без, Яшел Үзән мәшгульлек үзәгендә уку курслары узып, үзенә өстәмә рәвештә тагын бер һөнәр үзләштергән Ләйсән Миронова турында язмакчы булабыз.

Хәзерге заманда өйдә кул кушырып кына утырып булмый. Һәр буш вакытны файдалы итеп уздырыр га һәм өстәмә белем дә алырга була. Безнең дәүләт төрле чорлар кичереп, эшсезлек проблемасы белән очрашты. Шуңа күрә яшь кешегә, алай гына да түгел, хәтта пенсия алды яшендәгеләргә дә үзенә яңа һөнәр үзләштерү комачау ламый. Бер эшеңне югалт саң, син тиз арада үзеңә икенчесен таба аласың. Ә мондый хезмәтне дәүләт мәшгульлек үзәкләре күп еллардан күрсәтеп килә. Аларга эшсезлек пособие сен алырга гына түгел, баш ка сораулар белән дә мөрә җәгать итәргә була.

Язмабыз герое Ләйсән Миронова Яшел Үзәндә төзелеш компаниясендә инженер-сметчик булып эшли. Ул өченче баласын карау буенча декрет ялында утырганда иптәш хатыннан Мәшгульлек үзәгендә бушлай уку курслары узарга мөмкин булуы турында ишетеп белә. Бу яңалык аны бик нык кызыксындыра. Өйдә утырганда ник файдаланып калмаска әле дип, үзәккә мөрәҗәгать итә.

– Минем ирем, сәүдә өлкәсендә эшмәкәрлек белән шөгыльләнә һәм без гаилә советында киңәшләшеп, миңа «Хисапчы» программасы буенча уку иң оптималь вариант булыр дип уйлаштык. Һәм мин озак уйлап тормадым, укыр га да керештем. Ике ай ярым вакыт эчендә салым салу, исәпләү, хисап лар төзү, түләү поручениеләрен тутыру, хезмәт хакын исәпләү һәм башка хисап эшчәнлеген, яңа программаларны кызыксынып өйрәндем. Миңа бик ошады. Укытучылар кыска сроклы бу курсларда төп һәм иң кирәкле өлкәләрне җайлы, аңлаеш лы итеп җиткерә. Хәтта кирәкле материалны каян һәм ничек итеп табарга кирәклеген өйрәтәләр, сылтамаларын да бирәләр. Шуңа күрә, аңламаганыңны үзең дә тиз генә таба аласың. Имтиханнарны уңышлы тапшыргач, диплом ал дым, хисапчы һөнәрен үзләштердем, дип әйтә алам. Хәзер инде белгәннәремне үз эшемдә дә киң кулланам, иремә дә хисап эшләрендә булышам. Гомумән, мин бик тә канәгать. Яшел Үзән мәшгульлек үзәгенә мондый мөмкинлек биргәннәре өчен бик рәхмәтлемен.

Шундый курс ларда укып һөнәр үзләш терүчеләр арасында Ләйсән Миронова бердәнбер түгел. Биредә башка төрле һөнәрләрне дә бирәләр. Программалары һәм һөнәри белем бирү төрләре заман таләпләренә яраклаштырылган. Алган белемеңне кулланырлык, үзеңә ярак лы эш табарлык итеп өйрәтәләр. Теләк кенә булсын. Санаулы вакыт эчендә дипломлы белгеч булып чыгасың. Дәүләт күрсәтә торган мөмкинлекләрдән файдаланып кала белергә кирәк. Үзе бушлай, үзе кыска.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X