Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ике ай эчендә ТРда COVID-19 мәсьәләләре буенча линиягә 60 меңгә якын шалтырату килгән

Көн саен яңа коронавирус инфекциясе мәсьәләләре буенча 122 бердәм номерына 2000 шалтырату керә.

Ике ай эчендә Татарстанда COVID-19 мәсьәләләре буенча кайнар линиягә 60 меңгә якын шалтырату килгән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР цифрлаштыру министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Республикада узган елның 25 ноябреннән яңа таҗ инфекциясе мәсьәләләре буенча 122 нче бердәм номер эшләде. Тулы булмаган ике ай эчендә кайнар линиягә 59 меңнән артык шалтырату килгән.

Республика халкының сорауларына көн саен 60 оператор, шул исәптән тавыш ярдәмчесе Лилия җавап бирә. Уртача вакыт 6 секунд тәшкил итә - бу кайнар линия эшенә куелган таләпләргә тулысынча туры килә. COVID-19 мәсьәләләре буенча көнгә 2000 шалтыратуга кадәр килә.

Татарстанлылар еш кына поликлиникаларның эш режимы, ашыгыч ярдәм табиблары чакыруы, дарулар алу мөмкинлеге, шулай ук коронавирстан вакцинация турында сораулар бирәләр.

Операторлар (якынча 80%) көндез эшли. Әмма, министрлык матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, шалтыратулар саны арткан очракта, штатны арттыру мөмкин.

Башка операторлар мәшгуль булган яки тавыш менюсында тавыш бирүче ярдәмчесе булган очракта, Лилия робот-ярдәмчесе белән аралашырга мөмкин.

Искәртәбез, бердәм 122 номерына шалтырату бушлай һәм аңа Татарстанның теләсә кайсы торак пунктыннан кәрәзле компанияләр абонентлары шалтырата ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев