Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ике ай эчендә приставлар битлек режимын бозган өчен ТР халкыннан 8 млн сум штраф түләткән

Республика халкына да, санитария таләпләрен үтәмәгән оешмаларга да 18 мең штраф язылган.

Приставлар ике ай эчендә битлек режимын бозган өчен Татарстан халкыннан 8 миллион сум акча түләткән. Бу хакта Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Соңгы ике айда Татарстанда судлар санитар режимны үтәмәгән өчен 18 меңгә якын штраф турында карар чыгарган. Штрафлар битлек, перчаткалар кулланмаучыларга язылган. Оешмаларга термометрлар һәм дезинфекцияләүче чаралар булмаганга штраф салынган.

Гражданнар һәм компанияләрнең барысы да штраф түләмәгән, шуңа күрә башкарма документларны Татарстан суд приставларына тапшырганнар, алар хокук бозучылардан мәҗбүри рәвештә 8,2 млн сум түләткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев