Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Игътибарлы булыгыз, шикле очраклар теркәлә

Татарстан Республикасында төрле мессенджерларда мошенниклык очраклары теркәлә башлаган дип хәбәр итә Яшел Үзән Пенсия фонды.

Хатын-кыз тавышы пенсионерларга Пенсия фондыннан 720 сум күләмендә түләү каралуын хәбәр итә. Ул шулай ук гаризаны тиз арада – Пенсия фонды органнарына 1 ноябрьгә кадәр тапшырырга кирәклеген дә искәртә.

Әмма быел Пенсия фондында бернинди дә өстәмәләр каралмаган. Бу хәбәр мошенниклар эше!

Агымдагы елда пенсияләргә индексация ясалган, шуңа күрә бу ел ахырына кадәр өстәмә түләүләр ясарга сәбәпләр юк. Шикле очракларда  Пенсия фондының контакт үзәгенә  (843) 27-9-27-27 телефоны аша шалтыратып әйтергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев