Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Игътибарлы булыгыз – грипп сезоны дәвам итә

Яз җитү белән көннәр дә җылына башлый. Җылы киемнәрне тизрәк салып атып кояш энергиясенә төренәсе килә. Кызганычка, быел кыш озакка сузылды һәм шуңа күрә грипп вирусы да йоклап ятмый.

Роспотребнадзорның Яшел Үзән территориаль бүлеге биргән мәгълүматларга караганда, 12 марттан алып 18 мартка кадәрге чорда  630 ОРВИ очрагы теркәлеп, 2 грипп очрагы лаборатор  яктан  расланган. Аннан алдагы атна белән чагыштырганда авыручылар саны 76 процентка арткан. Әмма бу күрсәткеч эпидемиологик чиктән түбәнрәк.

Грипп вирусы  йомшак организмга эләксә аеруча куркыныч һәм ул төрле өзлегүләргә китерә. Шундый күңелсезлекләр булмасын өчен  авыруны кисәтергә кирәк.

1нче кагыйдә. Кулларыгызны сабын белән ешрак юыгыз. Битегезне, борын тишекләрен дә юарга онытмагыз. Телефоннарны, пультларны, өстәлләрне, ишек тоткаларын һәм башкаларны сөртеп торырга кирәк.

2нче кагыйдә. Дистанция һәм этикет саклагыз. Вирус авыру кешедән сәламәт кешеләргә бик тиз күчә. Шуңа күрә авырудан ераграк торыгыз.  Аның янынан бер метр читтә тору әйбәт.

3нче кагыйдә. Җилләтү режимын саклагыз. Бүлмә эчен көненә 3-4 тапкыр җилләтергә киңәш ителә.

4нче кагыйдә. Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз. Чөнки ул кешенең инфекцияләргә каршы торучанлыгын арттыра. Йокы туйганчы йокларга, аксымга бай ризык ашарга, физик актив булырга кирәк.  Саф һавада күбрәк йөрегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полезные советы от простуды и гриппа здоровье грипп