Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Игътибар: талпаннар йокламый!

Табигать яшәрә. Аның белән бергә паразитлар да активлаша. Аларның күбесе кешегә зур зыян сала. Шундый куркыныч бөҗәкләрнең берсе - урман бете. Талпан энцефалиты дип аталучы, үзәк нерв системасын зарарлаучы куркыныч авыруны нәкъ менә шул талпан китереп чыгара да инде.

Татарстан Республикасы  буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге  идарәсенең  Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч  районнарындагы территориаль бүлек талпаннарның активлашуын хәбәр итә.

Васильевода, Олы Шырдан, Норлат, Түбән Урысбага, Зур Ключи авылларында һәм Дубровка бистәсендә кешеләргә талпан утырган очраклар ачыкланды.

Авыруның беренче билгеләре 7-12 көннән соң, кайчакта 1 айдан соң гына беленә. Кешенең температурасы күтәрелә, хәлсезлек сизелә, башы авырта, муен, буыннар сызлый. Талпан энцефалитының сирәк күзәтелгән кискен формасында температураның кинәт 39-40 градуска кадәр күтәрелүе ихтимал. Кеше коса, аңы томалана. Гадәттә, кул-аяклар параличлана, кайчакта ул гомерлек булып калырга да мөмкин. Авыруның сиздермичә генә үтеп, хроник төс алуы да бар.


Әлеге күңелсезлекләргә тарымас өчен табигатькә чыгучы һәркем саклык чараларын күрергә тиеш. Урманга кергәндә якаларны һәм манжетларны яхшылап төймәләргә, аксылрак кием кияргә (бөҗәк сезне сизми калырга мөмкин), күлмәкне - чалбарга, чалбарны итек эченә тыгып куярга киңәш итә. Урман бетләрен куркыту өчен махсус химик препаратлар да ярдәм итә. Аларны өске киемгә сибәргә кирәк. Инде урманга сәяхәтегез вакытында 3-4 сәгать саен бөтен тәнне тикшереп чыгу зарур. Аеруча култык асларына, колак яфракларына һәм артына, тәннең җыерчыклы урыннарына җентекле игътибар сорала. Талпан кадалган очракта, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итү зарур. Ә инде андый мөмкинлек булмаса, талпанны үзеңә алырга туры киләчәк. Моның өчен ул кадалган урынга күп итеп май сөртергә кирәк була. Шулай эшләгәндә, талпанга кислород ябыла. Аннары сак кына бер яктан икенче якка селкеткәләп, талпанны тартып алырга кирәк. Сулыш алу тишекләре томалангач, бөҗәк кадалган урыныннан үзе үк чыгачак. Ныклап ябышкан талпанның башы өзелеп калса, утта кыздырылган энә ярдәмендә алырга кирәк. Кулларны яхшылап сабынлап юып, бет булган урынны йод яки спирт катнашмасы белән чистартыгыз. Урманнан кайтканда тәнне генә түгел, киемнәрне, аннан алып кайткан предметларны да җентекләп тикшереп чыгу сорала. Талпан, гадәттә, муенга, умрау сөягенә, култык асларына, күкрәккә, кулларга, аркага, башның чәчле өлешенә, касыкка кадала.


Талпаннан ничек сакланырга соң?

1.Өс киеме бөтен җирне дә капларга, яка эләктерелгән булырга, чалбар балаклары итек кунычына тыгылырга, куртка яки күлмәк каеш белән буылган булырга тиеш.

2.Муенны саклау өчен капюшон, башлык яки яулык файдалану яхшы.

3.Урманда йөреп чыкканнан соң бөтен тәнне һәм киемнәрне җентекләп тикшерергә кирәк.

 

 Фото https://www.hibiny.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: