Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Игътибар, бәйге: бездән бүләк, сездән – яңа ел кәефе

Урамда кыш, ә күңел могҗиза көтә. Иң сихри бәйрәмнәрнең берсе- Яңа елны каршы алырга җыенган көннәрдә без “Яңа ел кәефе” дип исемләнгән бәйге игълан итәбез.

❗Шартлары гади: бәйрәм уңаеннан видео төшереп җибәрегез. Ул бер минуттан артмасын, яшь чикләүләре юк, ягъни әбиләр дә, бәбиләр дә катнаша ала. Исеменнән күренгәнчә, кәефне күтәрә торган булсын.

❗ Әллә җырлыйсызмы, әллә инде шигырь сөйлисезме, чыршы тирәли әйләнәсезме? Фантазияне эшкә җигәбез дә, телефонны кулга алып, видео төшерәбез һәм “Яшел Үзән”нең электрон адресына (yashel_uzen@mail.ru) яисә ВК төркеменә (2019 елның 31 декабренә кадәр) юллыйбыз. Һәммәсе дә социаль челтәрдә урын алачак. Сайтта тавыш бирү 2020 елның 1 гыйнварында 15.00 сәгатьтә старт алачак. Һәм ул 8 гыйнварында 20.00 сәгатьтә туктатылачак. 

❄Ә җиңүчене Кыш бабайның серле бүләге көтә. Шулай итеп, сездән видеолар көтеп калабыз, дуслар. Ашыгыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев