Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Игътибар, бәйге башлана

Газета укучылар белгәнчә, “Яшел Үзән” газетасы район башлыгы призына кышкы чорда – “Безнең йортта – Яңа ел”, ә язгы-җәйге вакытта “Иң яхшы ишегалды” дип аталган бәйге үткәрә.

Әлеге проект 2015 елда старт алган иде, ул чакта бары 180 гаилә катнашырга теләктәшлек белдергән булса, 2018 елда бу сан (2019ның кышкы чорын да исәпкә кертеп) 1476 кешегә җитте. 
Җәйге конкурс 15 майдан 26 августка кадәр барачак. Катнашучылар һәр айда фотоларны редакциягә җибәреп торырга, ә аларда алга таба үзгәреш булырга тиеш. Сайтта тавыш бирү ай саен булачак, аның нәтиҗәсендә иң шәп 40 фото сайланып алыначак. Катнашучыларның “Яшел Үзән” газетасының икенче ярты еллыгына язылу төп шартларның берсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев