Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Игорь Бабушкин сөйкемле хатын-кызларыбызга чын йөрәктән чыккан теләкләрен юллый

Кадерле, сөйкемле хатын-кызлар! Сезне чын күңелдән гүзәл бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне – яз, мәхәббәт һәм матурлык бәйрәме белән котлыйм!

Бу бәйрәм яз башлану, табигатьнең уянуы, җирдә яңа тормыш барлыкка килү белән очраклы гына туры килмидер.

Сез дә, кадерлеләребез, дөньяны күңел җылысы белән тутырасыз, игелекле гамәлләргә һәм эшләргә өндисез. Хатын-кызлар төрле өлкәләрне үз итә ала: һөнәрдә һәм карье рада уңышка ирешә, уңган хуҗабикә, яхшы һәм назлы ана була ала. Чөнки сезнең мәхәббәтегез һәм кайгыртуыгыз якыннарыгызны көчлерәк итә, аларга ышаныч бирә.

Кадерле әниләр, әбиләр, ханымнар, апалар һәм кызлар! Бу бәйрәм көне сезгә якыннарыгызның игътибарын, җылысын һәм яңа мизгелләрнең шатлыгын алып килсен. Һәрбарчабызга нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм зур бәхет телим!

Игорь Бабушкин,
«ЭРА» Яшел Үзән предприятиесе» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев