Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Игелекле кешенең игелекле гамәле

2018 елның яртыеллыгына газетабызга язылу һәм шулай ук «Якыннарыңа һәм дусларыңа подписка бүләк ит» акциясе дәвам итә. Бөтен нәрсәгә бәяләр күтәрелгәндә, матбугат чараларына да артмый кала алмый.

Шул сәбәпле, бер пенсия акчасына карап торучы олы яшьтәгеләргә, күп балалы яки аз керемле гаиләләргә газета-журналларга язылу авыр­лаша. Әле ярый юмарт һәм риясыз ярдәм итәргә әзер торучы җитәкчеләр, эшмәкәрләребез бар.  Үзләренең  теләп тә язылырга мөмкинлеге булмаган бик күпләр, шундый киң күңелле хәйриячеләргә рәхмәтле рәвештә, яраткан матбугат чараларын почта әрҗәләрендә күрәләр. Менә инде берничә елдан бирле «А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» генераль директоры Ренат Мистахов  үзенең игелекле гамәле белән күп балалы гаиләләрне һәм татар мәктәпләрен сөендереп «Яшел Үзән» газетасына подписка бүләк итә.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #подпиши родителей #подпишиблизких