Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ИГЪТИБАР! «АВТОЛЕДИ – 2022» бәйгесендә катнашырга чакырабыз!

2022 елның 27 июлендә 17 сәгатьтә ЮХИДИ бүлекчәсе, Яшел Үзән шәһәренең «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ белән берлектә, Яшел Үзән механика көллиятенең укыту мәйданчыгы территориясендә машина йөртүче хатын-кызлар арасында «Автоледи» бәйгесен оештыра.

Шартлары:
• катнашучыларда «В» категорияле машина йөртү таныклыгы булырга тиеш,
• Яшел Үзән районында даими теркәлгән булуы шарт,
• автомобильнең катнашучы исемендә булуы кирәк.
Гаризалар 26 июльгә кадәр 89503161328 телефоны (WhatsApp) буенча кабул ителә.
2 этапта узачак:
1. Юл йөрү кагыйдәләрен белү (тест)
2. Классик маневрлаштыру («змейка», «бокс» һ. б.)
Контроль вакыт эчендә катнашучы сынау күнегүләре комплексы буенча автомобильдә маневрларны эзлекле рәвештә үтәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев