Җиңүегез белән, "Тигр"лылар!
Яшәеш

Җиңүегез белән, "Тигр"лылар!

6 һәм 7 февральдә Яшел Үзән Боз сараенда 2006 елгы яшүсмерләр арасында Идел буе федераль округы беренчелеге уеннары узды.

Кәшәкәләрен безнең "Тигр" командасы һәм Кирово-Чепецк шәһәренең "Олимпия" командасы хоккейчылары сынады.

Беренче уенда Яшел Үзән малайлары буллит буенча көндәшләренә оттырды, ләкин икенче көнне малайлар 7:1 исәбе белән көндәшләрен җиңеп, шәп уен күрсәттеләр.

Алга таба да уңышлар!


Нет комментариев