Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Идел” үзәгенең үз бакчасы һәм кош-кортлары булачак

Яшел Үзәннең "Идел" тернәкләндерү үзәгендә "Күзәтү, тәрбия астында яшәү" проектында тәрбияләнүчеләр өчен белем бирү программасын киңәйтергә планлаштыралар.


Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев җәмәгать ярдәмчесе Алеся Лежнина белән очрашты, анда ул 2022 елның 4 аенда башкарылган эш нәтиҗәләре турында доклад тыңлады. 2020 елда "Идел" тернәкләндерү үзәге базасында старт алган "Күзәтү, тәрбия астында яшәү" проектын үстерүгә аерым игътибар бирелә.

- Хәзер уку-тренировка курсын бөтен республикадан 22 кеше уза, аларның кайберләре кабат килделәр һәм инде мөстәкыйль тормышка адаптация өлешендә шактый нәтиҗәләргә ирешәләр, - дип сөйләде Алеся Анатольевна. -Социаль күнекмәләрне яхшырту өчен үзәктә төрле методикалар кулланалар, кешеләргә җәмгыятьтә җайлашырга ярдәм итәләр. Хәзер үсемлекчелек белән шөгыльләнергә һәм кош-кортлар үстерергә планлаштырабыз.

- Проект бик кирәкле, мөһим, киләчәктә дә кирәкле ярдәмне күрсәтәчәкбез, - дип билгеләп үтте Михаил Афанасьев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X