Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Идел елгасындагы боз кичүендә машина боз астына киткән

Гадәттән тыш вакыйга: Идел елгасындагы боз кичүендә  ике пассажир утырткан автомобиль йөртүче тизлекне арттырган һәм б юлдан читкә чыгып яртылаш боз астына киткән.

Баксаң, тактик өйрәнүләр өчен менә шундый легенда уйлап чыгарылган икән. 

Мондый очракларда һәр хәрәкәт алгоритмы бөтен вак-төягенә кадәр  уйланылган һәм төгәл була. Бердәм кизү тору частенең оператив хезмәтенә боз кичүеннән  хәбәр килүгә үк  тиз эш итүче бөтен хезмәтләргә хәбәр ителә. Гадәттән тыш хәл чыккан урынга ГИМСның Яшел Үзән бүлеге, янгынга каршы  федераль хезмәтнең 8нче отряды бүлекчәсе, ашыгыч медицина ярдәме бригадасы  килә. Ә беренче чираттагы коткару эшләрен боз кичүе хезмәткәрләре үзләре башкара. Алар  кул астындагы әйберләр, кораллар белән боз астына бөтенләй китмәсен өчен транспорт чарасын буксир тросы белән тракторга беркетә.  Вакыйга чыккан урынга 8нче янгын-коткару частенең кизү торучылары гидравлик авария-коткару кораллары белән кар машинасында килеп җитә. коткаручылар автомобиль салоныннан зыян күрүчеләрне чыгара. Аларның берсе үзе йөри алмый. Аны носилкага салып кар машинасында  яр буена чыгара һәм медиклар кулына тапшыралар. Автомобильне исә боз кичүе хезмәткәрләре үзләре  трактор белән чыгара. 
– Мондый өйрәнүләр, һичшиксез, бик кирәк, – ди боз кичүе өчен җаваплы Рәүф Миңнуллин. –Чын хәл килеп чыкканда һәркем нәрсә эшләргә кирәклеген белеп торырга тиеш. Кичү хезмәткәрләре безнең бик тәҗрибәле, беренче елын гына эшләмиләр. Әмма мондый шөгыльләнүләр бервакытта да комачауламый.
Тактик-строй өйрәнүләренә 8нче отряд, ГИМС, ЕДДС һәм шулай ук «Р.Миңнулин» ширкәте көчләре җәлеп ителде. 
– Бу өйрәнүләрнең төп максаты, – дип аңлата ГИМС үзәгенең  Яшел Үзән инспекторлары җитәкчесе Сергей Евсеев, – коткару  хезмәтләренең әзерлеген булдыру, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, аны юкка чыгаруда катнаша торган хезмәтләрнең практик осталыгын арттыру. 
Болардан тыш, өйрәнүләр барышында  Казан коткаручылары боз астына киткән кешеләрне чыгару ысулларын күрсәтте. Алар суга баткан балыкчының үзенә нишләргә, батучыны  коткару бавы белән  ничек чыгарырга  кирәклеген дә аңлатты. 

Резедә Йосыпова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ледовая переправа Зеленодольск – Нижние Вязовые

2
X