Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Идел буе академиясендә ТР авыл мәктәпләре өчен тренер-укытучылар әзерлиләр

Программаны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады.

Татарстанда аз комплектлы авыл мәктәпләре өчен киң профильле тренер-укытучылар әзерли башлаячаклар. Бу хакта Андрей Кузьминга интервьюда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры Рафис Борһанов сөйләде.


"Без ТР Президенты белән киңәштек, ул безне хуплады, бу уку елыннан укытуның интеграцияләнгән формасын кертәбез, махсус авыл мәктәпләре өчен беренче 50 кешене җыябыз һәм киң профильле белгечләр әзерләячәкбез", - диде Борһанов.

Бер педагог физкультура һәм ОБЖ укыта, укучыларны спорт секциясендә өйрәтә, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләр өчен дәвалау физкультурасы буенча дәресләр алып бара алачак.

Бездә бит һәр район үзәгендә спорт корылмалары, клублар бар. Ставкалар да бар, ә әзерлекле кешеләр җитми ", - дип ассызыклады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев