Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җиңүчеләр билгеле, котлыйбыз!

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның юбилее уңаеннан игълан ителгән флешмоб, ниһаять, төгәлләнде.

Иҗат бәйрәмендә район һәм шәһәрнең балалар бакчалары, мәктәпләреннән 270 ул-кызларыбыз сәләтен күрсәтте. “Яшел Үзән” сайтында тавыш бирүдә 150се катнашты.

Тавыш бирүдә бер генә тавыш җыймаучылар да бар. Әлбәттә инде алдан вәгъдә иткәнчә, иң активларны “Яшел Үзән” газетасы исеменнән бүләклибез. Менә алар, таныш булыгыз:

? 3нче урынны, 512 тавыш җыеп, "Гөлчәчәк" балалар бакчасыннан Илсинә Бәширова һәм Зөһрә Борһанова яулады.
? 2нче урынга 911 тавыш белән "Дюймовочка" балалар бакчасы лаек булды.
? һәм дә инде 1020 тавыш җыеп, 1нче урынны "Йолдызлык" балалар бакчасыннан Гөлназ Әдиятуллина яулады.

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Һәм сезне эш көннәрендә 8.00дән 16.00 сәгатькә кадәр диплом һәм кечкенә бүләкне алу өчен Гоголь урамы 23 А йорты адресы буенча редакциябездә көтеп калабыз.

Бу күркәм иҗади чараны киләсе елда да дәвам итәчәкбез. Тик беренче этапны балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә уздырып, иң-иңнәрен генә безгә юлларсыз дип өметләнәбез. Гәрчә быелгы практика безгә шулай эшләргә кирәк дигән киңәшен бирде.

✨Бергә булыйк, бердәм булыйк, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев