Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәннең барлык мәктәпләрендә дә балаларны эвакуацияләү буенча тренировкалар уза

1 сентябрьдән барлык белем бирү учреждениеләрендә уку елы башланды һәм мәктәпләрдә, балалар бакчаларында тормыш иминлеге нигезләре буенча дәресләр оештырыла, янгын чыккан очракта ашыгыч эвакуация буенча күнегүләр үткәрелә.

Шушы көннәрдә 1нче лицейда шундый ук күнегү үткәргәннәр. Максат – уку йорты персоналының һәм укучыларның эшләрен мөмкин кадәр төгәл һәм җайга салу.

Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге җитәкчесе урынбасары Алексей Лузанов укучылар белән дәрес үткәрде.

14:00 сәгатьтә тревога буенча барлык укучылар һәм педагогик состав лицей бинасыннан чыга. Укучылар һәм укытучылар оешкан төстә эш итә, беркем дә йөгерми, этешми. Шуннан алар «Авангард» стадионы каршындагы мәйданда сыйныфлар буенча укучыларны барлыйлар. Өлкән укытучылар эвакуацияләнүчеләр саны турында хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев