Ярышларда 2014-15 һәм 2016-17 елгы балалар көч сынашты. Һәр төркем Татарстанның иң көчле 16 командасыннан торды!
Уенда безнең спортчылар яхшы нәтиҗә күрсәтте, мактаулы 3нче урын яулады. Әмма, кызганычка каршы, финалга чыга алмадылар.
Турнир призерларына грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Иң яхшы уенчылар булып – Сметанин Роман (2016-17 елгы балалар арасында) һәм Әмерханов Тимур (2014-15 елгы балалар арасында).
Спорчыларыбызны әзерләгән педагогларга аерым рәхмәтләребезне белдерәбез!
Фото: Зеленодольск. Учительская
Нет комментариев