Яшел Үзән районыннан фура «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге эгидасы астында формалашкан гумконвой составында МХО зонасына юнәлде.
Яшел Үзән районыннан фура "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге эгидасы астында формалашкан гумконвой составында МХО зонасына юнәлде.
Йөкне җибәрер алдыннан Рәис Рөстәм Миңнеханов тикшерде.
Бүген иртән Казаннан 19 фура китте, 300 тоннага якын ярдәм Лисичанск һәм Рубежное, шулай ук МХО сугышчыларына тапшырылачак.
Фураларның берсен Илшат Газыйм улы Ганиев исемендәге «Майский» теплица комбинаты әзерләде. Җибәрүдә исә, хәзерге вакытта комбинатны җитәкләүче, аның улы Руслан Илшатович белән бергә булдык. Шунысын билгеләп үтәм, бу Майскийдан җибәрелүче 5нче фура инде. Яшел Үзән районыннан МХО зонасына барлыгы 170 млн сумнан артык күләмдә 270 тонна гуманитар ярдәм җибәрелде.
Михаил Афанасьев
Нет комментариев