Ел саен, нәкъ менә шушы чорда районыбызның авыл җирлекләрендә хисап сессияләре башлана.
Илсөя Садыйкова фотосы
Биредә авыл җирлеге башлыгы узган елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясый һәм алга бурычлар билгели. Ә авыл халкы, мөмкинлектән файдаланып, борчыган сорауларын биреп калырга тырыша.
Шулай итеп, якын арада булачак җыеннарның үткәрү вакыты белән таныш булыгыз:
20 гыйнвар 11:00 сәгатьтә Акъегет.
20 гыйнвар 13:00 сәгатьтә Күгеш.
21 гыйнвар 13:00 сәгатьтә Түбән Урысбага.
21 гыйнвар 15:00 сәгатьтә Күгәй.
22 гыйнвар, 13:00 сәгатьтә Олы Ачасыр.
22 гыйнвар, 15.00 сәгатьтә «Зөя утрау-шәһәре».
23 гыйнвар, 15:00 сәгатьтә Мамадыш-Әкил.
23 гыйнвар, 17:00 сәгатьтә Норлат.
27 гыйнвар, 16:00 сәгатьтә Осиново.
28 гыйнвар, 13:00 сәгатьтә Бишнә.
28 гыйнвар, 15:30 сәгатьтә Олы Яке.
30 гыйнвар, 11.00 сәгатьтә Мулла Иле.
30 гыйнвар, 13.00 сәгатьтә Өтәшкә.
30 гыйнвар, 15:00 сәгатьтә Рус Әҗәлесе.
3 февраль, 15:00 сәгатьтә Олы Ключи.
3 февраль, 17:00 сәгатьтә Олы Карагуҗа.
4 февраль, 14:00 сәгатьтә Олы Шырдан.
4 февраль, 16:00 сәгатьтә Карамалы Тау.
5 февраль, 13:00 сәгатьтә Новополька.
5 февраль, 15:00 сәгатьтә Раифа.
6 февраль, 15:00 сәгатьтә Әйшә.
6 февраль, 17:00 сәгатьтә Октябрьск.
10 февраль, 17:00 сәгатьтә Васильево.
Килми калмагыз, әйтәсе килгән сүзегезне әйтеп калыгыз.
Нет комментариев