Яшел Үзән районы VI Республика конкурсы кысаларында «Халык сайлавы» номинациясендә җиңү яулады
Яшәеш

Яшел Үзән районы VI Республика конкурсы кысаларында «Халык сайлавы» номинациясендә җиңү яулады

«Татар-информ» сайтында «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә иң яхшы иҗтимагый (координацион) эшмәкәрләр советы» VI Республика конкурсы кысаларында тавыш бирү тәмамланды.

Тавыш бирү 19 майдан онлайн-форматта узды. Анда барлыгы 50 меңгә якын кеше катнашты.

«Халык сайлавы» номинациясендә 19,5 меңгә якын тавыш җыйган Яшел Үзән районы җиңүче булды, бу катнашучыларның гомуми саныннан 39% тәшкил итә.

Бүләкләү тантанасы бүген Яшел Үзәндә уза һәм Россия эшмәкәрлеге көненә багышлана.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

 


Нет комментариев