Яшел Үзән коммуналь хезмәте Бакый Урманчы урамындагы яңгыр сулары канализациясен (ливневка) чистартканда, торбадан инструментлар ярдәмендә көч-хәл белән зур капчык тартып чыгара.
Аны ничек ташлаганнарын, ничек сыйдырганнарын күз алдына да китереп булмый. Күпме көч сарыф иткән инде "бичара" билгесез кеше…
Капчык эчендәге "клад" көнкүреш чүп-чары һәм иске фуфайка булып чыга. Ә менә аны канализациягә атуның нәтиҗәсе коточкыч – Б.Урманчы һәм Королёв урамнары өлешчә су астында кала.
Хәзерге вакытта яңгыр сулары канализациясе эше торгызылды.
Алай эшләмәгез инде!
Нет комментариев