Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иң яшь балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе

Ислам динен тотучы гаиләләрдә баланы кайсы бакчага бирергә дигән мәсьәлә аеруча кискен тора. Чөнки бездәге мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдә сабыйларга бары тик хәләл ризык кына ашату, гарәп телен, дин дәресләре өйрәтү каралмаган.

Ә менә ислам дине тотучыларның бар таләпләренә дә туры килүче балалар бакчасы Яшел Үзәндә бар. Һәм мондый бакча респуб­ликада бердәнбер, мәдрәсә бинасында 2016нчы елның 1 декабрендә ачыла. Ул чакта 12 бала йөри башлаган булса, бүген малай-кызлар саны – 36.

Шушы көннәрдә «Гөлбакча» балалар бакчасы инде икенче тапкыр бәләкәчләрен олы тормыш юлына – мәктәпкә озатты. Мөселман һәм татар гаиләләрендә тәрбияләнүче сабыйлар өчен биредә бөтен шартлар да тудырылган. Татар, рус теле белән беррәттән гарәп, инглиз теле дә укытыла, балалар белән логопед та шөгыльләнә. Ә иң мөһиме – бәләкәчләр нәни чактан ук әхлак, әдәп, дини тәрбия нигезләренә төшенеп үсә.
– Шәһәребез мөселманнарының уртак бер проекты бу. Һәм әлеге проект күп кешенең проблемаларын хәл итте. Балалар ике төркемдә тәрбияләнә. Өстенлеге шунда: алар кечкенәдән үзебезнең ана телендә сөйләшеп, шул ук вакытта рус һәм чит телләрне дә өйрәнеп үсә. Шуңа да теләге булаганнарны безнең бакчада көтеп калабыз, килсеннәр, – ди районның имам-хатыйбы Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин.
Узган ел «Гөлбакча» белән 4 бала гына хушлашса, быел 7 булачак укучы тәрбияче апаларына рәхмәт сүзләрен җиткереп, әти-әниләре алдында өйрәнгән сәләтләрен дә күрсәтте. Татар, гарәп, инглиз телендә җырладылар, догалар сөйләделәр, «Йомры күмәч» әкиятен бик оста итеп, без белгәнчә түгел, ә бөтенләй башка форматта уйнап күрсәттеләр. Асылында Аллаһ Тәгаләгә ышану, әхлаклы, тәрбияле булу ята. Балаларга изге теләкләрен район мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин да җиткерде. Ә мәдрәсә һәм балалар бакчасына даими ярдәм итеп торучы, изге күңелле иганәче Әнвәр Миңнуллин бүләк итеп, букчалар тапшырды.
Шәһәребезнең иң яшь балалар бакчасының гомере озын, ә бирегә килүче сабыйларыбызның күп булуын теләп калабыз. Икенче, өченче баласын көтүче авырлы әниләр бары тик шушы бакчага гына киләбез дип ышандырды бит. Амин, шулай була күрсен.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев