Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иң яхшы участковыйны сайлыйбыз

Эчке эшләр министрлыгында янәдән "Халык участковые" Бөтенроссия бәйгесе башланды.

Әлеге бәйге быел тугызынчы тапкыр уздырыла. Иң яхшы участковыйларны Интернетта тавыш бирү юлы белән сайлыйлар.
Бәйге, һәрвакыттагыча, өч этапта үтә. Конкурста катнашучылар 11 есеннән 20 сентябрьгә кадәр узучы беренче этапта сайлап алына. Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеге бәйгегә үзенең 2 хезмәткәрен күрсәтә. Алар – 44-яшьлек полиция капитаны Юрий ЧИСТОГРАДОВ һәм 31-яшьлек өлкән лейтенант Владислав КАЛМЫКОВ.
Бәйгенең беренче һәм икенче этабында тавыш бирү өчен Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының рәсми Интернет-сайтына (16.ЭЭМ.рф) керергә кирәк.
Әйдәгез, якташларыбызга теләктәшлек күрсәтик.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев