Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иң яхшы хоккейчыларны хөрмәтлиләр

«Ледокол» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе ТР беренчелеге чемпионнары, «Тигры» хоккей командасы уенчыларын хөрмәтләү тантанасына чакыра. 

12 апрельдә, 17:30 сәгатьтә хоккей бәйрәме узачак. Исегезгә төшерәбез, хоккей буенча республика беренчелеге Кукмарада 2006-2007 елда туган яшүсмерләр арасында узды. Финалга безнең «Тигры» һәм узган сезон чемпионнары, хуҗалар – «Ягуар» чыккан иде. Кубок өчен киеренке уенда «Тигры» командасы җиңеп, ТР Беренчелеге җиңүчесе исеменә лаек булды.

Бөтен уеннар нәтиҗәсе буенча Яшел Үзән егете, капкачы Кирилл Сергеев «Турнирның иң яхшы уенчысы»  дип танылды. Бу хакта район Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
 

Фото: zelenodolsk.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольские «Тигры» лучшие юные хоккеисты республики финал Первенства республики по хоккею чемпионы