Россия» партиясе активистлары Бөтендөнья сукбай хайваннар көненә багышланган «Иң яхшы дус» акциясе үткәрде.
«Бердәм Россия» партиясе активистлары Татарстанның гражданлык инициативаларын яклау үзәге һәм «Dадобро» хәрәкәте волонтерлары белән Яшел Үзән приютына азык-төлек, медикаментлар, уенчыклар һәм хуҗалык кирәк-яраклары алып килгәннәр.
Бүгенге көндә приютта 400дән артык эт һәм 40ка якын песи асрала. «Песи һәм эт» приюты директоры Альберт Галиев билгеләп үтүенчә, язгы-җәйге чорда аена 10га якын эт яки мәчене асрамага алып китәләр. «Безнең максат-хайваннарны коткару, аларның киләчәк тормышын билгеләү", - дип ассызыклады Альберт Галиев.
Нет комментариев