Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иң тәмле су туган якта

Иң тәмле, иң чиста сулы чишмәләр кайда, дисез? Әлбәттә, үз туган авылыбызның чишмә сулары. Бигрәк тә җәйге эссе көннәрдә теш камашырлык салкын чишмә суын эчеп җибәрсәң, шундук хәл кереп китә. 

Менә бу юлы да рәхәтләнеп чишмәбез буйларында йөреп, сусауны басып, туйганчы суын эчтем, сагындырган чишмәбез! Балаларны яклау көне уңаеннан авыл китапханәсе «Прошагай свой край» дип исемләнгән туган якны өйрәнү буенча муниципаль квест оештырды, аның бер ноктасы чишмә белән танышу иде.

Балалар белән чишмәләр, Бәшки тау тарихын искә алдык, халкыбызның милли киеменнән Гөлсинә апалары каршы алды. Квест уены буенча китапханәче Алсу белән Лилия апалары яшергән табылдыкны чишмә өеннән тапкан балалар, шатланышып, саф сулы суын эчкәч, уен буенча, икенче ноктага юл алды. Туган ягыбызның иң кадерле, тәнгә шифа, җанга дәва бирә торган урыны ул чишмә буйлары, чишмә сулары! Авылыбызның табигый байлыкларын саклыйк!

Розалия Ибраһимова,
Норлат

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев