Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иң өлкән укучыбызга бүләк барып иреште

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте үткәргән «Газетага языл да телевизор от» бәйгесенең иң өлкән җиңүчесе – Габбас Сираҗиев.

Гомумән, Татарстанда 99 яшендә дә газета-журнал укучы, тормышын матбугаттан башка күз алдына китерә алмаучы бердәнбер кешедер ул, мөгаен!
Карашәмнең мөхтәрәм аксакалы, Бөек Ватан сугышы ветераны Габбас абый Сираҗиев «Яшел Үзән» һәм рус телендә чыгучы «Зеленодольская правда» газетасын да рәхәтләнеп укый. «Газетага языл да телевизор от» акциясе турында ишеткәч, квитанцияләрне Казанга юллый. «Татмедиа» җәмгыятендә эшләүчеләр дә, Габбас абый кебек актив укучылары булганга соклануларын яшерми. Шушы көннәрдә откан бүләге вәгъдә иткән йомшак юрган – хуҗасына барып иреште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев