Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җиңү көненә - Көрәш

Яшел Үзәндә Җиңү көненә багышланган милли көрәш турниры узды.

Яшел Үзән механика көллияте спортзалында көрәш спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, Механика көллияте студентлары, Осиново һәм Күгәй көрәшчеләре көч сынашты. Турнирның хөкемдарлары һәм дәрәҗәле кунаклары арасында танылган батырлар, күп Сабантуйларда җиңүчеләр Мансур Сәлахов, дөнья чемпионы, атказанган спорт мастеры Фирдүс Зәйнуллин, баш судья, спорт мастеры Камил Хәмидуллин, күп тапкырлар батыр, Атказанган спорт мастеры Илгиз Гайнуллин һәм башкалар бар иде.

- Турнир инде традицион, механика көллияте мондый ярышларны инде дүртенче тапкыр үткәрә, - дип билгеләп үтте Камил Хәмидуллин. - Көрәш турнирларын оештыру инициаторы – Зеленодольск механика көллияте директоры Виктор Муханов.

Бу турнирда шәһәребезнең 5нче гимназия укучылары үз авырлык категорияләрендә призлы урыннар яулады:

Алмаз Гатиятов - I урын
Сәит Хәйруллин - I урын
Тимур Дәүләтгәрәев - III урын

Афәрин, егетләр! Алга таба тагын да зур җиңүләр сезгә!

  •  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев