Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җиңү килде, җирне нурга күмеп

«Үлемсез полк» акциясе, сугыш чоры җырлары, ретро-көйгә биюләр, бәйрәм салюты.

Безне 9 май – Бөек Җиңү көнендә нинди чаралар көтә соң? Яшел Үзәндә Җиңү көне 10 сәгатьтә «Авангард» стадионында театральләштерелгән пролог һәм парад белән башлана. 

11.00 Мәңгелек утка тантаналы төстә чәчәкләр салу.
11.30 Бәйрәм шәһәр күле янында дәвам итә:
– «Тернополь» кунакханәсе янындагы сәхнәдә балалар иҗат коллективлары чыгышы;
– «Ракушка» сәхнәсе янында ретро концерт;
– күргәзмәләр, остаханәләр, асфальтта рәсемнәр ясау бәйгесе һәм башкалар.
12.00 – «Родина» мәдәният йорты янындагы мәйданда сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен иҗат программасы.
Традицион төстә төп мәйдан «Авангард» стадионында булачак һәм анда бәйрәм чаралары 14.00 сәгатьтә башлана:
– тынлы оркестр чыгышы;
– шәһәр һәм районның ветеран хорларының концерт программасы;
– кыр кухнясы;
16.00 – районның яшүсмерләр клубы коллективлары чыгышы;
18.55 – «Җиңү йолдызлары» гала-концертын шәһәрнең иҗат коллективлары һәм солистлары тәкъдим итә.
Бәйрәм 22.00дә зур салют белән тәмамланачак.

Төп парадка тезелүнең үз схемасы бар, аның белән тулырак таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев