Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иң күңелле Сабантуй авылда үтә

Минем белән күбегез килешер дип уйлыйм, иң күңелле Сабантуй авылда үтә. Гади, үзебезчә, күңелгә якын.... Якшәмбе милли бәйрәмебез Васильево, Карамалы Тау бистәсендә, Олы Ачасыр, Бишнә, Мулла Иле, Түбән Урысбага, Норлат, Октябрьский, Осиново җирлекләрендә узды.

«Ак барс» суднолар төзү корпорациясе» районны да читләтеп узмаган. Җитәкчеләре Ренат Мистахов бигрәк юмарт, киң күңелле кеше шул. Василь­ево, Карамалы Тау, Осиново җирлекләрендә узган бәйрәмгә саллы бүләкләр Ренат Искәндәр улы ярдәме белән әзерләнгән иде. Рәхмәттән башка сүз юк!
– Сабантуй – татар халкының буыннан-буынга күчә торган милли бәйрәме ул. Һәм бәйрәмдә язгы кыр эшләренең матур итеп тәмамлануын гына түгел, ә оста көрәшчеләрнең күп булуын да күрдек. Гореф-гадәтләребез яшәгәндә, бәй­рәмебез дә яшәячәк! – ди Ренат Мистахов.
Арттырып әйтүем түгел, иң зур Сабантуй Норлатта үтә. Һәм быел ул тагын да оешканрак төстә, күңелле итеп уздырылды. Уеннарга бай, ә халык ялындырмады. Үземнең дә җаным түзмәде: итек тә, зур галошлар киеп тә, кашыкка йомырка салып та йөгердем. Һәм үзең катнашкач, бәйрәм тагын да шәбрәк уза бит ул. Яңа уеннарның берсе – әтәч тоту иде. Нишләргә белми мәйдан буйлап йөгереп йөргән әтәч артыннан чапкан халыкны күрсәгез икән?!
Болын тутырып килгән элеккеге ат чабышларын бүген сагынып искә алырга гына кала. Быелгы чабышта бары ике ат катнашты һәм әле дә ярый Татар Танае егетләре бар икән, диясе килә. Ерак араны якын итеп килүләре өчен мең рәхмәт. Ике урынны Әнис Әдиятуллин белән Булат Бикзиннуров бүлеште. Мотоблок ярышында исә өч кеше катнашты. 
Быелгы бәйрәмне алып бару кебек җаваплы вазифа җырчы Венер Сәлимовка йөкләнгән иде һәм ул иҗат төркеме белән халыкны үзенә генә каратып торды. Гармун тавышы да тынмады, халык җырларына без дә кушылып утырдык. Кыскасы, халыкның активлыгы быел аеруча сөендерде. Уеннарда 80 яшьлек бабай да, балалар да сынатмады. 
Әлбәттә инде, көрәш карамыйча Сабантуйга нокта куеп булмый. Балалар матур итеп көрәш алымнары күрсәткәннән соң, мәйдан зурларга бирелде. Барлыгы 11 егет язылган иде. Нәтиҗәдә, баш батыр – Яшел Үзәннән Айдар Әхмәтов (суыткыч белән бүләкләнде), ә батыр асты булып Күгәйдән Рәмзис Заһидуллин (телевизор бирелде) калды. Котлыйбыз, егетләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ат чабышында призлар ис киткеч иде атларны ерактан куып килдек ботен кеше ат ярышы котте э призлар не достойныйлар иде ((шулай ат чабышы бетэ дэ жэмэгэт атларны карарга стимул дигэн эйбер югала бетэ!

    2
    X