Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иң кадерлесе – укучылар хөрмәте

Үсеп буйга җиткәч, кемнәр генә булсак та, нинди генә дәрәҗәләргә ирешсәк тә, һәркемнең күңел түрендә укытучысы саклана.

Күпме еллар узгач та, менә бу апа болай әйткән иде дә, бу абый тегеләй өйрәткән иде дип, искә төшермичә калмаган кеше юктыр ул.

Хәтер сандыгын актарганда төрлесенә юлыгасың... Мәктәп директорының сыйныфыбыз белән коридорда тездереп бастырып, әлбәттә инде юктан түгел, ниндидер этлек эшләгән булганбыздыр, «Таң атканчы менә шулай басып торачаксыз!» дип орышканы да, авыр чакта күңелне күтәреп юатулары да, «Дөрес юмыйсың, идәнне менә болай сөртәләр», – дип чүпрәк алып юып күрсәткәннәре дә, армый-талмый колхоз кырларында эшләгән чаклар да... Барысы да истә. Миңа калса, андый хәтер-хатирәләр авыл мәктәбен бетергән балаларда күбрәк сак лана торгандыр ул.

Без эшләп, җырлап, күңел ачып укыган буын. Аның каравы бер җиребез дә кителмәде, киресенчә, нык булып үстек, кеше булдык. Әйе, авыл җирендә укытучылар икенче әнигә әйләнә иде. Чөнки колхоз эшеннән башы чыкмаган кайсы әти-әнинең бала тәрбияләп утырырга вакыты булды икән?! Алар безне күп нәрсәгә өйрәтте, шуңа да мөгаллимнәребезгә гел рәхмәтлебез.

Олы Яке авылында яшәүче, бүген инде лаеклы ялда булган Хәлимә апа Вилданова да мәктәп елларын сагынып искә ала. Ничек сагынмыйсың ди? 42 ел гомерен Олы Яке мәктәбенә багышлаган кеше ул.

Хәлимә Вилданова районыбызның Мамадыш-Әкил авы лында туа. Балачагы сугыштан соңгы авыр чакларга туры килсә дә, кыз тырышып укый, активлыгы, теманы җиңел отып калуы белән башкалардан аерылып тора. Җиде ел туган авылында белем алган Хәлимә апа укуын Норлат мәктәбендә дәвам итә. Ул елларны ветеран педагог аеруча ярату хисләре белән искә ала.

– Бик көчле укытучылар белем бирде безгә. Әлбәттә инде, минем шушы һөнәрне сайлавымда аларның да өлеше зур. Норлат мәктәбен гомеремдә дә онытасым юк, – дип сөйли Хәлимә Вилданова.

1965 елда Казан педагогика институтын тәмамлаган кыз районга эш сорап кайта һәм аны Олы Яке мәктәбенә юллыйлар. Беренче көннән үк математика фәнен укучыларга җиткерүдә үз системасын булдыра, заманча методикага нигезләнеп, материалны аңлату юлларын эзли, яңа алымнар куллана. Кыскасы, балада иң катлаулы фәннәрнең берсенә мәхәббәт уята.

Сыйныфтан тыш чараларда, олимпиадаларда катнашу үз нәтиҗәсен бирә. Иң яхшылар район олимпиадасы җиңүчеләре була, югары уку йортына имтиханнарны уңышлы тапшыра. Әлбәттә, Хәлимә Харис кызының хезмәте югары бәяләнә, «Хезмәт ветераны» исеменә лаек була. Ә иң кадерлесе – укучыларының хөрмәте, әти-әниләренең ихтирамы. Укытучы өчен моннан да зур бүләк юктыр ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев