Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Иң гади һәм ачык сайлаулар

Татарстанда территориаль һәм участок сайлау комиссиясе әгъзаларын укыту семинарлары сериясе башлана.

Төп игътибар яшәү урыны буенча биредә теркәлмәгән, ә отпускада яисә командировкада булган гражданнарга бирелә. Билгеле булганча, сайлаучы үзенә уңайлы булган учас­токта тавыш бирү өчен 12 мартка кадәр гариза язарга тиеш.
Моннан тыш укытуның тагын бер мөһим темасы булып, сайлау участогы әгъзаларының сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексы белән эшли алуы тора. Һәр комплекста бюллетень кертү өчен сканер җайланмасы көйләнгән һәм ул аны берәрләп кенә ала. Сканер бюллетеньнең кайсы участокка караганын билгели  ала. Әгәр бюллетень башка участокныкы булса, тавышлар санаганда ул исәпкә алынмый. Нәтиҗәләрне хакерлар җимереп, үзгәртү мөмкинлеге юк – комплекс Интернетка тоташтырылмаган.
– Сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексын урнаштыру сайлауларны сайлаучылар өчен уңайлы һәм тагын да ачыграк, гадирәк итәргә мөмкинлек бирә, – ди Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шәһиәхмәтов.
Яшел Үзән районы сайлау комиссиясе әгъзаларын укыту, бүген, 16 февральдә Горький исемендәге мәдәни үзәктә уза.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: выборы Президента