Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җиңү белән кайттылар!

Бүген Чабаксарда «Звездный олимп» VIII Халыкара балалар, яшүсмерләр һәм өлкәннәр иҗаты конкурсы узды.

Анда Казаннан, Чабаксардан, Түбән Новгородтан, Яңа Чабаксардан, Йошкар - Оладан, Советсктан, Козьмодемьянскидан һәм башка торак пунктлардан 73 коллектив катнашты.

Безнең шәһәрне конкурста "Импульс" халык хореография коллективы тәкъдим итте.

Яшьләр югары нәтиҗәләргә ирешеп, барлык номинацияләрдә беренче урынны алды!

Коллектив җитәкчесе Лиана Габдрахманова да югары педагогик осталыгы өчен диплом белән бүләкләнде!

«Импульс» хореография коллективы ата-аналарга һәм сәфәрне оештыруда ярдәм иткән өчен ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Мистаховка рәхмәт белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев